Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Петропавел Бистәсендә тагын бер урам төзекләндерелгән

Чәршәмбе көнне кич белән, 10 августта, Петропавел Бистәсендә гражданнар җыены булып үтте. Ярты елда башкарылган эшләр турында АҖ башлыгы Светлана Дворецкая отчет тотты. Төзекләндерелгән яңа Йолдызлы урамын ачу тантанасы да шушы көнгә туры китерелгән иде. Җыенда район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты һәм чыгыш ясады.

- Барлыкка килгән традиция буенча августта без халык белән шундый очрашулар үткәрәбез, - дип билгеләп үтте Светлана Дворецкая. - Елдан-ел авылларыбыз матурлана бара һәм төзекләндерелә, күп кенә республика программалары эшли. Үткән елда ФАП төзү программасы буенча бездә яңа медпункт ачылды, "Чиста су" программасы буенча су белән тәэмин итү буенча байтак эшләр эшли алдык, "Урамнарны яктыртуны яхшырту" программасы буенча барлык урамнарда да якты хәзер. Без республика, район җитәкчелегенә һәм "Алексеевскдорстрой" ААҖ юл төзүчеләренә 840 метр озынлыгындагы Йолдызлы урамына вак таш - комлы катнашма салган өчен рәхмәтлебез. Бу урамнан йөрерлек түгел, чокырлы-чакырлы иде, ә хәзер үтеп-китеп йөрүе дә рәхәт, - диде.
Ул шулай ук халык тарафыннан отылган 1 млн. сум республика грант акчасы Совет урамына вак таш-комлы катнашма салуга юнәлдереләчәк, үзара салым акчалары да авылны төзекләндерүгә тотылачак, диде.
- Сезнең Бистәдә тагын бер урамны төзекләндерү бөтен район өчен әһәмиятле вакыйга, - диде үз чыгышында Вячеслав Козлов. - Без дә сезнең сөенечкә кушылабыз.
Районда 22 республика программасы эшли, төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре дә байтак алып барыла. Алар исәбендә 13 км юлга һәм урамнарга вак таш-комлы катнашма салынган, Тубылгы Тауда ФАП, Красный Октябрьдә - ветпункт, Ленинода - клуб төзелгән, ә район үзәгендә ЗАГС белән балалар сәнгать мәктәбе төзелә.
Ул шулай ук игеннәрне урып-җыю эшләре барышы турында да әйтте, "кызганычка каршы, сезнең авылда терлекләрнең баш саны кимү күзәтелә, республикабыз хөкүмәте быел да сыерлар һәм кәҗәләр өчен бөртек бүлеп биреп шәхси йортларга ярдәм күрсәтәчәк", диде һәм терлекләрнең баш санын киметмәскә чакырды.
Йолдызлы урамында кызыл тасманы кисү хокукы әлеге урамда 40 ел яшәүче һәм барлык гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган Михаил һәм Мария Беляевларга йөкләнде. Аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. АҖ башкарма комитетының актив ярдәмчесе, мәктәп завучы Светлана Немцова район башлыгының Рәхмәт хатына тиенде.
Черемухово Бистәсеннән "Рябинушка" вокаль ансамбле матур җырлары белән петропавеллыларны әсир итте. "Киләсе җыенда без үзегезнең артистларның да чыгышын күрербез дип өметләнәбез, сездә дә талантлар бар", - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев