Полициядә лаеклылар гына хезмәт итә
10 ноябрь - Россия Федерациясе эчке эшләр хезмәткәрләре көне
Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы бүлекчәсе начальнигы, полиция подполковнигы Александр Митрясов хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап:
«2024 елның тугыз ае нәтиҗәләре Яңа Чишмә ЭЭБнең өченче категория бүлекчәләре арасында төп күрсәткечләр буенча өченче урында булуын күрсәтә. Бүлек инде берничә ел диярлек алдынгылар сафында - иң яхшылар өчлегендә. Мин зур булмаган хезмәткәрләр штатына - 49 кешедән торган шәхси составка намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Коллектив, хезмәткәрләр җитмәүгә карамастан, гражданнарның иминлеген тәэмин итү һәм тәртип саклау буенча куелган бурычларны лаеклы үти. Барысына да сәламәтлек, иминлек һәм эшләрендә уңышлар телим. Эш көннәрегез куркынычсыз, хезмәттәшләрегез ышанычлы, ихтыяр көчегез нык булсын, хөрмәтле полиция хезмәткәрләре!», - дип билгеләп үтә.
Шәхси состав белән эш итә
Хәзергесе вакытта Мария Серендеева җитәкче вазыйфасын башкара: ул Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы бүлекчәсе начальнигы урынбасары - шәхси состав белән эшләү төркеме җитәкчесе.
Полиция майоры Мария Николаевнаның шәхси состав белән эшләү тәҗрибәсе байтак. Аның бу юнәлештәге хезмәт стажы 16 ел тәшкил итә. Мария үзенең хезмәт юлын 2008 елда - Чирмешән РЭЭБдә кадрлар бүлеге инспекторы буларак башлаган, 5 елдан соң офицер вазыйфасына аттестацияләнгән. Хезмәт елларында ул үз эшендә остара. Аның карьерасы майор званиесы бирелү һәм тагын да җаваплырак вазыйфага күчерү белән дәвам итә. Шулай итеп, Мария Серендеева Яңа Чишмә районы ЭЭБ начальнигы урынбасары итеп билгеләнгән. Мондый зур уңышка ирешү өчен, әлбәттә, үз эшеңнең чын фанаты булырга кирәктер. Мариянең эше вакыт белән исәпләнми, ул күпме кирәк булса, шул кадәр эшли. Ә өйдә - Ивашкинода аны әтисе һәм әнисе, җылылык һәм уңайлылык көтә. Аларның гаиләсендә бер күркәм традиция бар: Серендеевларның барлык балалары һәм оныклары һәр Яңа елны төп нигезгә җыелып каршы алалар, чөнки 1 гыйнварда әти-әниләренең туй көне дә билгеләп үтелә. Туганнарын каршы алганда Мария кухняда тәмле итеп ризык пешерү белән мәшгуль.
Әмма бүген Мария Николаевнаның барлык уйлары эш белән бәйле. Ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп, аларны эшкә чакыра һәм булачак хокук сакчыларының игътибарын шуңа юнәлтә: «Бирегә хезмәткә керүчеләр ташламаларга һәм тулы социаль пакет, мәҗбүри дәүләт иминияте, 20 ел хезмәт иткәннән соң (выслугадан соң) пенсиягә чыгу хокукына ия була, Россия ЭЭМнең югары уку йортларында түләүсез белем ала алалар.
Үзенең сүзендә торучы эш кешесе
«Ул әйткән икән, димәк үз сүзендә торачак», - полиция хезмәткәрләре үзләренең коллегалары - Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция капитаны Александр Мокеев турында әнә шулай диләр.
Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Александр, яшьләрне полициягә эшкә алу турындагы белдерүне укыгач, Чистай РЭЭБгә мөрәҗәгать иткән. Казан юридик институтының читтән торып уку бүлегенә укырга кергән, аны 2013 елда тәмамлаган. Чистай районында юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы булып эшләгән.
Яңа Чишмә районы ЭЭБдә Александр Сергеевич узган елның декабреннән бирле хезмәт итә һәм үзен җаваплы хезмәткәр һәм ышанычлы кеше буларак таныткан.
Бүгенгесе көндә районда юл-патруль хезмәте инспекторлары җитешмәсә дә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшләр тулы күләмдә алып барыла. Инспекторлар хокук бозуларны профилактикалау эшчәнлегенә аерым басым ясыйлар, биредә аларга уяу гражданнар ярдәм итә, ә андыйлар районда аз түгел.
«Машина йөртүчеләрнең исерек булу-булмауларына шикләнүчеләр дә шалтырата, торак пунктларда тизлек режимын сакламаучылар турында да хәбәр итәләр. Район халкына уяу булулары һәм эшебездә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәбез. Массакүләм мәгълүмат чаралары, белем бирү учреждениеләре (ЮИДчылар), «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән тыгыз хезмәттәшлегебезне дәвам итәбез, - ди Александр Мокеев.
Чистайда Александр Мокеевның эштән кайтуын хатыны Кристина һәм уллары Дима белән Максим көтәләр.
Майор званиесенә лаек булган
Данис Рамазанов инде күп еллар дәвамында полиция участковыйлары бүлегенең барлык күрсәткечләре буенча да иң яхшылар исемлегендә.
Ул эчке эшләр органнарына университетны тәмамлагач эшкә килә. Яңа Чишмә полиция бүлегендә Данис Олегович 2014 елның маеннан бирле хезмәт итә. 2019 елда Яңа Чишмә халкы тарафыннан «Халык участковые» Бөтенроссия конкурсына тәкъдим ителгәч, полициянең өлкән лейтенанты Данис Рамазанов безнең район данын лаеклы яклый.
2023 елның мартында Данис полициянең өлкән участок уполномоченные итеп билгеләнгән, ә шул ук елның декабрендә аңа майор званиесе бирелгән.
Данис Рамазановның полициядә 10 ел хезмәт итү дәверендә эштә дә, гаиләсендә дә күп нәрсәләр үзгәргән. Органнарда хезмәт итүнең беренче елларында булгалаган кыенлыклар хәзер инде артта калган. Баштанрак Данис үзенә ышанып тапшырылган участокны һәм анда яшәүче кешеләрне яхшылап белмәсә, хәзер ул районның һәр кешесен дә таный һәм бер күрүдә үк бирегә килгән чит кешеләрне аера ала.
Рамазановларның гаиләсендә өч бала (Руфинә, Рамазан һәм Ризат) үсеп килә, кече уллары балалар бакчасына йөри башлаган.
«Улым яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнсен, ә хатыным Гөлназ бик теләп эшкә чыкты, ул мәгариф бүлегендә эшли. Буш вакытыбызны без барыбыз бергә үткәрергә яратабыз», - ди Данис.
17 ел хезмәттә
Миграция хезмәте референты - иң катлаулы һөнәрләрнең берсе. Әмма 17 ел элек Анна Хлопунова нәкъ менә аны сайлаган.
«Миграция хезмәтенең өлкән белгече вакансиясе бушагач, мин шунда ук: «Менә ул минем һөнәри хыялым», дип уйлап куйдым», - ди Анна Николаевна. - Беренчедән, мине монда фиксацияләнгән ял көннәре булуы канәгатьләндерде, чөнки гаиләле хатын-кызлар өчен бу бик тә мөһим, икенчедән, эштә күңелсезләнеп утырырга вакыт юк».
Югары юридик белемне Анна Хлопунова еллар узгач, үз юнәлешендә практик тәҗрибә туплаганнан соң алган. Бүген ул 2 класслы дәүләт граждан хезмәте референты. Әлеге һөнәрдә, җентекле кәгазь эшендә, иң мөһиме - сабырлык һәм гражданнар белән аралашуда зирәк була белү. Анна Николаевнада мондый сыйфатлар инде мәктәп эскәмиясеннән үк беленгән.
«Бүгенгесе көндә безгә клиентлар белән сирәгрәк аралашырга туры килә, чөнки документларның байтак өлеше МФЦ аша керә. Ә бу безнең йөкләнешне киметә. Элек эшне вакытында эшләп бетерү өчен, хезмәттәшләр ярдәме кирәк иде».
Анна һәм аның ире Владимир ике бала - Ксения һәм биш яшьлек Сашаны тәрбияләп үстерәләр. Балаларның туган көннәре - гаиләдә иң мөһим бәйрәмнәр булып санала. Хәтта әтиләре дә, эше күп булуга карамастан, бу көннәрдә гаилә өчен буш вакыт таба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев