Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полиомиелиттан прививканы һәр балага ясатырга кирәк

Дөньяның аерым илләрендә полиомиелит белән авыраучылар саны һәм халык миграциясе югары дәрәҗәдә булуы, шулай ук Таҗикстан Республикасыннан полиомиелитның 2 нче тибындагы яңа төрле вирус кертелү сәбәпле, прививка алмаган балаларның әлеге бик тиз таралучан инфекцияне йоктыру куркынычы бар.

Авыру очракларын булдырмас өчен, 2021 елның 16 сентябреннән башлап, РҮХдә һәм  авыл ФАПларында 6 айдан алып 14 яшькәчә булган балаларга полиомиелитка каршы иммунизация (прививка ясату) үткәрелә. Иммунизацияне түбәндәгеләр үтәргә тиеш:
- ата-аналар тарафыннан профилактик прививкалардан баш тарту һәм башка сәбәпләр аркасында полиомиелитка каршы прививка ясатмаган балалар;
- полиомиелитка каршы профилактик прививкалар турында мәгълүматлары булмаган балалар, шул исәптән РФ субъектлары территориясендә вакытлыча торучы балалар (качаклар, күченеп китәргә мәҗбүр булганнар, мигрантлар һ.б.).
Полиомиелитка каршы иммунизация бары тик балаларның 95%тан артыграгына билгеләнгән вакытта прививка ясатканда гына нәтиҗәле булачак.
Полиомиелит - нерв системасының вируслы авыруы. Ул шактый катлаулы кичерелә. Авыру арка миенең соры матдәсе зарарлануы белән билгеле, ягъни полиомиелит - аяк һәм куллар параличына китерә, бала инвалид булып калырга мөмкин.
Полиомиелит чирен дәвалаганнан соң да сәламәтлеккә зур зыян килә, әмма аны булдырмый калырга мөмкин.
Полиомиелитка каршы прививканы һәр бала алырга тиеш.
Прививка ясатудан баш тарткан очракта, сез баланың сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куясыз.
Балаларны иммунизацияләүдән баш тарту - аның гомеренә һәм сәламәтлегенә булган хокукларын бозу булып тора.
Хөрмәтле ата-аналар! Полиомиелитка каршы иммунизация кысаларында прививка ясату кампаниясен хуплагыз, медицина хезмәткәрләренә аны уңышлы үткәрергә ярдәм итегез. 16 сентябрьдән район поликлиникасы һәм фельдшер пунктларына килеп, балаларыгызга полиомиелитка каршы прививка ясатыгыз.

Яңа Чишмә РҮХ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев