Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Полиция Кыш бабае

Яңа ел алдыннан һәм яңа ел бәйрәме көннәрендә Яңа Чишмә полицейскилары үз эшләрен туктатмаган. Бу көннәрдә алар инде традициягә әверелгән "Полиция Кыш бабае" пиар - акциясе үткәрәләр.

Полиция хезмәткәрләре алдагы көннәрдә кием-салымнар, уенчыклар, китаплар, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларга яңа ел бүләкләре сатып алу өчен акча җыйганнар.
Әлеге акциянең максаты - үзара ярдәм итү һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү, шулай ук уңышсыз, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге проблемаларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.
Кыш бабай һәм Кар кызы кыяфәтендә полиция хезмәткәрләре бәйрәм көннәрендә балигъ булмаган балалары булган уңышсыз гаиләләрдә булганнар. Аларга яңа ел күчтәнәчләре, бүләкләр һәм беренче дәрәҗәдәге кирәкле товарлар өләшкәннәр.
Кар кызы ролендә булган ПДН инспекторы Наталья Савельева сүзләре буенча, уңышсыз гаиләләрдә булганда ата-аналарның бәйрәмдә балаларын тәрбияләү турындагы законны ничек итеп үтәүләрен дә күзәткәннәр. Бәхеткә, балаларын тәрбияләү буенча ата-аналары ягыннан тәртип бозулар ачыкланмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев