Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Президент белән бергә» хәрәкәте Татарстан халкын берләштерде

Татарстанның яшьләр оешмасы инициативасы "Президент белән бергә" дип аталган гомумреспублика хәрәкәтенә әверелде. Аның төп максаты - республика халкының тупланып, "Стратегия 2030, Президент программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда катнашуы. "Президент белән бергә" дип аталган яңа иҗтимагый хәрәкәт 13 апрельдә Казанда үткән "Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!" форумында оешты,...

Татарстанның яшьләр оешмасы инициативасы "Президент белән бергә" дип аталган гомумреспублика хәрәкәтенә әверелде. Аның төп максаты - республика халкының тупланып, "Стратегия 2030, Президент программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда катнашуы.
"Президент белән бергә" дип аталган яңа иҗтимагый хәрәкәт 13 апрельдә Казанда үткән "Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!" форумында оешты, анда Татарстанның 40 тан артык иҗтимагый оешмасы һәм 300 ләп вәкил катнашты.
Форум делегатлары арасында "Аҗаган" яшүсмерләр клубының Яңа Чишмә филиалы мөдире, Татарстан Дәүләт Советы каршындагы яшьләр Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Иванова да бар иде.
-Форумны ачканда, Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның стратегиясе һәр татарстанлыга киң перспектива һәм гарантия тәэмин итә дип билгеләп үтелде, - дип сөйли ул. -Форумда катнашучылар татарстанлыларның республикабызны үстерү, милләтара иминлекне саклау, Татарстанның лидерлык позициясен ныгыту программаларына катнашы булуның мөһимлеген билгеләп үттеләр. "Президент белән бергә" хәрәкәте нәкъ менә шул максатлар өчен оешты, - диде.
Ирина "Стратегия 2030" секциясе эшендә катнашкан, анда Стратегияне, шулай ук башка президент программаларын, проектларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда татарстанлыларның иҗтимагый катнашы буенча инициативалары һәм тәкъдимнәре тикшерелгән.
-Секция эше барышында безнең алда КГМУ ректоры Алексей Созилов чыгыш ясады, ул "Стратегия 2030"-ны эшләү - ул республикабызның ничек үсүе, социаль-икътисадый векторны үстерү өчен нәрсә сайлап алынасы өстендә эшләү, - дип ассызыклады. - Бу безнең ничек итеп белем бирү, халык сәламәтлеген саклау һәм социаль яклауның сыйфатын һәм үтемлелеген тәэмин итүебезгә бәйле дип билгеләп үтте, - диде Ирина Иванова.
Утырыш барышында Форумда катнашучыларда уртак фикер туган - берләшергә! "Президент белән бергә" дип аталган бер зур хәрәкәт оешкан, ул исә киләчәктә республикабыз үсешенә үз өлешен кертергә теләүчеләрне берләштерәчәк.
Форум азагында резолюция кабул ителгән, анда Татарстан халкын республикабызны үстерүдә тормышка ашырыла торган программаларда һәм инициативаларда шәхсән катнашуларын хуплаган чакыру язылган. "Безнең һәрберебез бервакыт: республикабыз казанышларында, хаклы рәвештә без горурланган нәрсәләрдә минем дә өлешем бар дип әйтә алырлык булсын", - диелә резолюциядә.
(Тәфсилләбрәк бу хакта "Атна вакыйгалары"ннан укый аласыз).
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X