Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пушкин көне алдыннан Шахмай музеенда «А. С. Пушкин һәм аның әкиятләре» дип исемләнгән чара узган

6 июньдә илебездә бөек рус язучысы Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел билгеләп үтеләчәк.

Бу хакта редакциягә «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалы мөдире Гөлүсә Баһутдинова яза.

-Һәр кешегә дә  А.С. Пушкин исеме яшьтән үк таныш, чөнки башта без аның  балалар өчен язган әкиятләре, аннары лирик әсәрләре, ә соңыннан романнары, повестьләре һәм пьесалары белән танышабыз.

Бөек рус шагыйре Александр Сергеевичның әдәби иҗаты зур кыйммәткә ия. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, төрле диндәге, төрле милләттәге кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителгән.

Пушкинның туган көне уңаеннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен бөек шагыйрь белән танышу сәгате узды. Балалар А.С. Пушкинның тормыш һәм иҗат юлы, рус телен үстерүгә керткән өлеше турында белделәр. Ә ахырдан барысы да бергәләп А.С. Пушкинның «Балыкчы һәм балык турында әкият»ен тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев