Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рафик абый – үрнәк ата

Бүгенге заманда тормыш авырлыгыннан куркып, гаиләсен калдырып,еллар буе баласына алимент түләүдән качып йөрүче күпме ир-егет булуы турында ишетеп, укып беләбез.

Ә бит ялгыз калып та, тормыш авырлыкларына бирешми, калган бөтен гомерен ана назыннан ятим калган сабыйларын тәрбияләүгә багышлаган ир-атлар да бар. Алар игътибарга һәм хөрмәткә лаек кешеләр. Чертуш авылында гомер кичерүче Рафик абый Нәгыймов менә шундыйлардан, аның тормыш юлы күпләргә үрнәк, - дип яза редакциягә Чертуш авылыннан Рәмзия Мусина.
- Ул 1938 елның ноябрендә Ярославль шәһәрендә  икенче бала булып дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләре Мәхмүт ага аларны 1943 нче елда туган ягына озатып җибәрә.Үзе шунда хәрби заводта эшләп кала.Тик гомере генә кыска була, хәрби заводны дошман самолетлары бомбага тота, ул шунда һәлак була.
 Рафик абый әнисе Фәүзия әби һәм апасы Гөлфия  белән кечкенә генә 2 тәрәзле әбиләре йортына кайтып төшәләр.Тормыш бик авыр була. Әниләре колхоз эшеннән кайтып та керә алмый.  Өйдәге бөтен эш  шушы балалар җилкәсенә төшә. “Уфалла” арбасында урманнан чыбык-чабык та ташыйлар, җәен печән дә әзерлиләр. Рафик абыйның күңелендә әле дә бер вакыйга саклана. Шулай бервакыт урманнан апасы белән “уфалла” арбасын тартып кайтканда артларыннан биш-алты бүренең авыл башындагы җил тегермәненә кадәр ияреп кайтканын, шул вакыт ниләр кичерүләрен ул әле бүген дә оныта алмый.
1947 елда Рафик абый туган авылы мәктәбенә укырга керә, 1951елда укуын Чаллы Башы мәктәбендә дәвам итә, аны уңышлы гына тәмамлый. Укыган вакытта ук эшли дә башлый. Чөнки әнисенә ялгызына гына бик авыр, булышырга кирәк була: ул  атлар да карый, җәен исә көтү дә көтә. 
1957 елда армия сафларына чакырыла. Польшада танкчы-наводчик булып хезмәт итә. Хәрби өйрәнүләр вакытында төз атканы, үзен әйбәт яктан күрсәткәне өчен "Кызыл Йолдыз" хәрби газетасында аның турында мәкалә дә басылып чыга.Ул хәзер дә гаилә архивында саклана.1960 елда хәрби хезмәттән кайту белән колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. Шул ук вакытта спорт белән дә шөгыльләнә. Сабантуйларда  көрәшеп, һәрвакыт алдынгы урыннарны  яулап килә, шулай ук гер күтәрү буенча да алдынгылыкны бирми. 1961 елда Чистай совхоз-техникумында электрчылар әзерләү  бүлеген тәмамлап, 2001 елга кадәр авылыбызда электрчы хезмәтен башкара. Уйлап карасаң, кешеләргә күпме шатлык өләшкән кеше бит ул.Эш стажы - 45 ел.
1966 елда колхозга ветеринария техникумын тәмамлап кайткан яшь белгеч, авылыбыз кызы Зәкия апа белән тормыш корып җибәрәләр. Зәкия апа искиткеч уңган, ачык йөзле кеше иде. Аларның бәхетләрен тулыландырып 1969 елда кызлары Раилә, ә  1972 елда уллары Раил дөньяга килә. Йорт сабыйларның шат авазларына күмелә.Туганнар, кунаклар да бу йорттан бер дә өзелми. Тик 12 ел гомер кичергәч, аяз көнне яшен суккандай, яраткан хатыны Зәкия апа  каты авырудан соң үлеп китә. Нишләргә, бу балаларны ничек итеп аякка бастырырга?  дигән уй ата кешене бер минутка да тынычлыкта калдырмый. Ничек кенә авыр булса да, ул бирешми. Аның йөрәге аша күпме авырлыклар узган, кайсы көннәрдә 2-3 сәгать кенә күз йомып алган чаклары да еш була, шулай эшләп тә йөри ул. Ни эшли аласың, балаларны ашатырга-эчертергә, мәктәпкә озатырга, дәресләрен карашырга, өс-башларын юарга-җыярга кирәк, әле әнисе дә авыру була. Бирешми Рафик абый, эшли дә эшли. Балаларын да шул рухта тәрбияли. Бергәләшеп тормышны алып баралар, терлекләр дә, бакча да үстерәләр. Ничек тә балаларның күңелләрен төшерәсе килми аның. Үзенең акыллы гамәлләре, җылы сүзләре белән аларга җитмәгән ана назын да ул үзе бирә. Балаларымны кагырлар, яратмаслар дип, башка гаилә кору турында уйламадым да, ди ул. Аларны укытып, тормышка биреп, урнаштырып, ата бурычын тулысынча үти. Кызы Раилә Казан медицина университетын тәмамлап, стоматолог һөнәрен ала. Хәзергесе вакытта гаиләсе белән Балтачта яши, үз клиникасы бар. Улы Раил дә югары белемле белгеч, ул Казан ветеринария академиясен тәмамлап, җитәкче урыннарда эшләде. Хәзергесе вакытта "Кулон" агрофирмасында җитәкче булып эшли. Гаиләсе белән бик матур гомер кичерә. Һәрвакыт әтиләренә булышып, хөрмәт итеп яшиләр. Рафик абыйның 4 оныгы. Алар да бабаларын бик ярата.
 Туганнары, авылдашлар арасында Рафик абыйның абруе зур. Тормышның бөтен авырлыкларын үз яшәү рәвеше белән җиңгән Рафик абыйның бөтен теләге: “Барлык кешеләр дә бәхетле булсыннар, парларын табып, бер-берләренең кадерен белеп, матур, тигез тормыш кичерсеннәр, ялгыз калмасыннар иде”, - ди.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев