Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгының шоферы булу җиңелме?

Персональ машина йөртүче - абруйлы һөнәр дә, авыр хезмәт тә ул

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм алдыннан без Сергей Гульков белән очраштык, ул инде 40 ел руль артында, шуның 34 елын ул район хакимиятендә машина йөртүче булып эшли.

- Сергей Валентинович, берәүләр район башлыгын йөртү - ул яхшы автомобильдә йөрү, чит пассажирлар, юлдан игътибарны читкә юнәлтүче сөйләшүләр булмау (хәрәкәтне дәшмичә генә күзәтеп тору мөмкинлеге) һәм бик яхшы хезмәт хакы, диләр. Башкалар бу машина йөртүчене шәхси тормышыннан мәхрүм итә торган бик авыр хезмәт, ә хезмәт хакы, мөгаен, бюджет хезмәткәрләренеке кебектер, дип саный.  Бу сүзләрнең кайсысы дөрес икәнлеген сездән беләсебез килә, сөйләгез әле?

 - Тегеләре дә, болары да хаклы. Бу эш абруйлы да, авыр да. Ул сабырлык, һөнәри этикага ия булуны таләп итә. Һәм гаиләңнең дә синең эшеңне аңлавы һәм кабул итүе мөһим, чөнки без эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә руль артында. Ә менә хезмәт хакы турында болай диясем килә, мин коммерцияле оешмада түгел, ә бюджет оешмасында машина йөртүче булып эшлим. «Сельхозхимия»дә ЗИЛ машинасын йөрткәндә мин планны үтәгән очракта (Кәләйгә 24 рейс барып кайту) көненә 240 сум акча эшли ала идем. Ул вакытта район авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән күршем  мине хакимияткә шофер булып эшка урнашырга күндергәнче, шулай эшләдем дә, чөнки матди кызыксыну бар иде.

 - Шулай да сез район хакимиятендә инде байтак еллар эшлисез бит. Сезне монда нәрсә тота?

- Бервакыт Вячеслав Михайлович миңа: «Сергей, без бергә эшләргә тиеш», - дигән иде.  Димәк, мин аңа кирәк, ул миңа ышана һәм мин аның ышанычын акларга тиеш.

-  Ә гаиләгез эшегезгә ничек карый?

- Район хакимиятендә мин 1987 елдан ук эшли башладым, миңа ул вакытта 21 яшь  кенә иде әле. Мин яшь һәм ирекле булганлыктан,  иртәдән алып кичкә кадәр эшли алдым, башта  КПСС райкомының өченче, аннары икенче секретарьларын йөрттем, сөйгән кызым белән очрашырга да вакыт таптым.

1990 елда без өйләнештек. Ирина район үзәк хаста-ханәсендә  шәфкать туташы булып эшләде һәм аның эше дә шулай ук дежурлык белән бәйле иде. Хуҗалык һәм балаларыбыз булмаган чакта, без барысыннан да канәгать идек һәм вакыт узу белән мондый графикка күнектек.

Балаларыбыз Светлана һәм Паша тугач, йорт һәм терлекләр алдык һәм тормыш күпкә катлауланды. Өйдәге эшләрне, бигрәк тә мондый эш графигы белән бергә ял итүне дә планлаштыру авыр иде. Әмма без үзара аңлашып яшәргә тырыштык һәм бу безнең икебезгә дә нык  ярдәм итте. 

 - Узган гасырның 90 нчы елларын һәм бу гасырның 20 нче елларын чагыштырсак, юллар торышы кайчан тынычрак иде дип уйлыйсыз?

- 80-90 нчы елларны искә алганда, иң беренче булып Казанга барган юлда күпернең булмавы искә төшә - кышын Яр Чаллы аша йөрергә яки җәен 12шәр сәгать паромның килүен көтеп торырга туры килә иде. Транспорт юлларда күпкә азрак, ә юллар озын һәм ватык иде. Хәзер вазгыять бөтенләй башка: күпер ачылу белән Казанга кадәрге юл күпкә яхшырды. Әмма алай да, бу әле тынычланырга ярый дигән сүз түгел: элек юллар начар булса, хәзер яшь һәм артык кыю  машина йөртүчеләрнең юлдан сызгырып йөрүләре куркыта. Дөрес,  боларның барысы да бездә бернинди эмоция ташкынын китереп чыгарырга тиеш түгел. Бары тик аек акыл һәм барлык ситуацияләрне алдан күзаллау, нәкъ менә  болар - имин юлның нигезе. 

- Вячеслав Михайлович белән иң озын сәфәрегез нинди булды, юлда  кайсы темаларга сөйләшәсез?

- Озын сәфәрләр ике булды: беренчесендә 2023 елның көзендә СВО сугышчылары өчен гуманитар ярдәм белән Луганск республикасына бардык. Юл җиңелләрдән булмады:  беренчедән - көчле җил иде, икенчедән - 600 килограммлы тагылма белән 800 килограммлы мунчаны алып бардык.  Кайтканда сөйләштереп тормадым: якташларыбыз белән очрашканнан соң, Вячеслав Михайловичның барысы өчен дә бик нык борчылуы сизелде.

Икенчесендә ДНРда булдык, анда барлык егетләребезгә УАЗ машиналарын тапшырыр өчен алты юнәлешне йөреп чыгарга кирәк иде. Бу сәфәребез быелның апрелендә булды, ул вакытта барлык кырларда һәм болыннарда карлар инде эрегән иде һәм Вячеслав Михайлович без узып барган төбәкләрне күзәтеп, бөтен җирдә чисталык һәм  кырларның чәчүгә әзер булуына сөенде.

- Сергей Валентинович, эшегездә сез үзегезне полковникка хезмәт итүче солдат итеп хис итмисезме?

- Юк, әлбәттә, район башлыгы - чын ир-ат. Үз-үзенә хөрмәт таләп итми, ул аны фидакарь хезмәте белән яулый. Безнең арада тиешле субординацияне үтәү миңа җиңел, чөнки мин әти-әнине, укытучыларны, өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәт итәргә балачактан ук өйрәнеп үстем.

- Әңгәмәбезне төп сорау белән тәмамлыйсым килә: район башлыгының шоферы булу җиңелме?

- Җиңел дип әйтмәс идем, әмма шул ук вакытта минем эшем гел бертөрле генә дә түгел (һәр яңа эш көнем алдагысына охшамаган) һәм мин моңа инде күнектем.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев