Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район халкы медицина хезмәтләре күрсәтүдән никадәр канәгать?

Яңачишмәлеләр Яңа Чишмә РҮХдә медицина хезмәтләре күрсәтүдән канәгатьме, аларның коррупция фактлары белән очрашканнары бармы?

Әлеге темага булган сораштыруда 48 кеше катнашкан. Биредә катнашучыларның 67 %ы хатын - кызлар, 33 %ы - ир-ат булган. Респондентларның күбесе хатын-кызлар булуын, аларның социологик сораштыруларда зур активлык күрсәтүләре белән аңлатырга буладыр, мөгаен. Сораштыруда 21 яшьтән 30 яшькә (13%), 31 яшьтән 40 яшькә (25%), 41 яшьтән 60 яшькә кадәргеләр (56%) һәм 61 һәм аннан өлкәнрәк (6%) кешеләр катнашкан.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пациентларның канәгать булу шартларының берсе булып - медицина этикасы һәм деонтология мәсьәләләрен үтәү тора. Сораштырылган респондентларның 79,5 %тан артыгы табибларның хезмәте һәм компетентлыгы белән канәгать. Пациентларның 20,5 %ы медицина хезмәткәрләренең пациентлар белән мөгамәләсеннән канәгать түгел. Бу күрсәткечләрнең барысы да пациент белән табиб, шулай ук пациент белән урта медицина хезмәткәрләре арасында проблемалар барлыгын күрсәтә.

Сораштыруда пациентның поликлиникада кабул итүне көтү шартлары да бәяләнгән (кабинетлар янында буш урыннар булу-булмау, бинаның чисталыгы, бәдрәф, су эчәр өчен кулер булу һ.б.)  Сораштыручыларның 31,5%ы әлеге шартлар белән тулысынча, 40,6 %ы - өлешчә канәгать, 10,8 % - бөтенләй канәгать түгел һәм 17,1 %ы – канәгать булуда икеләнә.  
Респондентларның 68,7 %ы медицина оешмасының сайтына керми.

Сораштырылган пациентларның яртысыннан артыгы (89,6%)  медицина оешмасына кабул итүгә беренче мөрәҗәгать иткәндә үк язылырга мөмкин булуын билгеләп үткән.
Пациентларның 51,4% тан артыгы табибка көн дәвамында телефон аша, ә 2,7 %ы ике көн эчендә язылуларын билгеләп үткән. Калган респондентларга медицина ярдәме учреждениегә шәхсән мөрәҗәгать иткәндә күрсәтелгән.

Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 86 %ы дистанцион рәвештә язылу ысуллары турында белүләрен белдергән.

Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге (89,2%) РҮХдә коррупция белән очрашмаганнарын күрсәткән, әмма 6,1 %ы моңа тап булуларын әйткән, тагын 4,7 % бу сорауга җавап бирергә кыенсынган. Коррупция турында сораштыруда катнашучыларның 42 проценты гына хәбәр итәргә әзер, катнашучыларның 53,2 проценты коррупция турында хәбәр итәргә әзер түгел дип җавап биргән.

     Сораштыруда катнашучыларның күбесе (4,7 %) ришвәт бирергә этәрә торган сәбәпләр арасында эшне сыйфатлырак башкаруга ирешү теләген күрсәткән.

     Әмма моңа да карамастан, сораштыруда катнашучыларның 29,7 проценты соңгы елларда сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция дәрәҗәсе күпкә кимегән дип саный, аларның 62,7 проценты бу сорауга җавап бирүдә кыенлыклар кичерә.

Яңа Чишмә районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева
Тел.: 89172870300

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев