Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узган

Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәргән.


21 февральдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының утырышлар залында ТР Яңа Чишмә муниципаль районы террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышы узган.

Утырыш эшендә авыл җирлекләре башлыклары һәм комиссия әгъзалары катнашкан. 

Көн тәртибенә сайлаулар үткәрү буенча, шулай ук бәйрәм чараларын уздыру чорындагы куркынычсызлык мәсьәләләре кертелгән. 

Повесткадагы мәсьәләләр буенча чыгыш ясаучылар:

Татьяна Маланчева — ТР Яңа Чишмә муниципаль районы Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе;

Артем Зиновьев — Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы урынбасары;

Анна Бутина — Яңа Чишмә районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы;

Александр Завалишин — Россия ГТХМның ТР буенча баш идарәсендә Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлегенең өлкән инспекторы; 

Наталья Ембахтова — мәгълүмат-пропаганда төркеме секретаре;

Айгөл Глазунова — террорчылыкка каршы комиссия секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев