Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы сугыш ветераннары белән очрашты

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында район башлыгы Вячеслав Козлов Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләрендә булды.

Кызганычка каршы, ветераннар сафы елдан-ел сирәгәя бара, безнең районда алар бишәү.

Вячеслав Козлов социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева һәм авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә шуларның һәрберсенең өендә булды, бәйрәм белән котлап, көнкүреш шартлары белән кызыксынды, ветераннар белән гәпләшеп, аларга исәнлек, озын гомер теләде һәм азык-төлек җыелмасыннан торган бәйрәм пакетлары тапшырды.

Сугыш ветераннары: Зирекледән Мансур Габбасовның, Тубылгы Таудан Хәниф Зарипов, Красный Октябрьдән Иделбай Макишев, Акбүредән Гарифулла Минкәев һәм Петропавел Бистәсеннән Григорий Быковның торак-көнкүреш шартлары нормаль, алар бик яхшы пенсия ала, якыннары һәм туганнары тәрбиясендә яшиләр.

Район башлыгы ветераннар һәм аларның туганнары белән җылы гәпләшеп, аларның үтенечләрен һәм теләкләрен тыңлады (сүз уңаенда, алар бик аз һәм барысы да контрольгә алынды).

Ветеран Хәниф Зарипов янында булганда аның өендә бушлай 20 каналның цифрлы сигналын кабул итү өчен телевизион приставка урнаштырдылар.

Азат МУСИН

Рәсемдә: Вячеслав Козлов Хәниф Зариповны котлый. Башка ветераннар белән очрашу вакытындагы фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев