Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Вячеслав Козлов Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатынына палас сатып алуда ярдәм иткән

Район җитәкчесе Сания Исмәгыйль кызына нык сәламәтлек, озын гомер, гаиләдә тынычлык һәм иминлек теләгән.

Җиңү көнен якынайтып, 40 ел авыл хуҗалыгында эшләгәне өчен Сания Исмәгыйль кызына аерым рәхмәт белдергән.

«Минем өчен сезне котлау һәм сезнең аша хәрби буын хатын-кызларына Ватаныбыз хакына батырларча хезмәтегез өчен рәхмәт белдерү зур мәртәбә», - дип мөрәҗәгать иткән Вячеслав Козлов Сания Исмәгыйль кызына.

Сания Исмәгыйль кызы палас сатып алуда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән, Вячеслав Козлов тиз арада аның үтенеченә җавап биргән, шулай ук тыл хезмәтчәннәренең, район толларының нинди ярдәмгә мохтаҗ булуын белешергә кушкан.

Мәгълүмат туплаганнан соң акча бүлеп бирелгән, тростлар, колак аппараты, газ плитәсе, пеленкалар һәм памперслар сатып алынган.

Мәсәлән, Петропавел Бистәсеннән Анисимова Нина Алексеевна бүген газ плитәсе алган.

Аны бәйрәм алдыннан котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов килгән.

Ул Нина Алексеевнага сәламәтлеге сынатмасын, тормыш сөючәнлек һәм оптимистлык беркайчан да бетмәсен, ә якыннары кайгыртучанлык һәм игътибарлары белән куандырсын, дип теләгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев