Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район эчке эшләр бүлегендә «Студентлар десанты»

Полиция бүлегендә Яңа Чишмә урта мәктәбе һәм гимназиясенең 30 дан артык югары сыйныф укучысы һәм аграр көллият укучылары кунак булды.

 «Студентлар десанты» акциясе кысаларында 20-24 гыйнварда ЭЭБ дә Ачык ишекләр көннәре узды.  Кунакларны бусагадан ук каршы алып, полиция бинасы буйлап йөрттеләр.
Полиция начальнигының шәхси состав белән эшләү буенча ярдәмчесе, эчке хезмәт майоры Сергей Россинский полициядә хезмәт итүнең мөһим һәм җаваплы булуы, полиция хезмәткәрләре сафына кандидатлар җыюның ничек узуы, Эчке эшләр бүлегенә, юридик институтларга, Алабуга Суворов училищесына укырга кергәндә нинди кагыйдәләр һәм таләпләр булуы турында сөйләде. ЭЭБ хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары өчен билгеләнгән социаль гарантияләр, компенсацияләр һәм башка социаль ярдәм чаралары турында җиткерде. Яшьләр арасында кызыксыну уяткан кораллану, формалы кием һәм куркынычсызлык чараларын күрсәтте.
Балалар белән шулай ук ЭЭМ ветераны Виктор Михайлович Кузнецов та очрашты һәм әңгәмә корды.
- Укучыларны полиция бүлеге эшчәнлеге белән таныштыру вакыты кызыклы узды, - дип уртаклашты «Яңа Чишмә хәбәрләре» белән Татьяна Киселева.
Шулай ук чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар яшьләр арасында югары патриотик аң тәрбияләүдә зур роль уйный һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев