Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район газетасы тарихы: “Хәбәрләр“ ничек чыныккан“

Татарстан АССР барлыкка килүнең әһәмиятле юбилеена "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе коллективы районыбызның крайны өйрәнү эшенә үз өлешен кертергә ниятләде һәм беренчеләрдән булып яңа башланып киткән елда үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтүче район газетасын булдыру һәм үсеш алу тарихы турында язмалар бастырып чыгарды.

Газетаның иң беренче басылып чыккан
саннарының берсе ничек табылган соң
Казанда Китаплар палатасында сакланган беренче сан 1936 елның апреленә карый. Редакциядә "Клич колхоза" газетасының 1933 елның 4 мартында чыккан 13 нче санының ксерокопиясе саклана. Ул очраклы гына пәйда булды һәм һич тә архивлардан түгел, ә киресенчә, ул кемнеңдер әбисенең өй почмагына куелган тәре астында сакланган бугай. Аны 1998 елда газетаның 65 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенганда эзләп табалар. Тарихи хәзинә билгесез кеше тарафыннан ул чакларда хакимият башлыгы урынбасары булган Рөстәм Хаматовка бүләк итеп бирелгән була.
Газета бүләге: Горурланырлык нәрсә бар
2007 елда ТР ЭЭМ ның Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе массакүләм мәгълүмат чараларының "Ышаныч һәм куркынычсызлык" дип исемләнгән республика конкурсында актив катнашкан өчен "Иң яхшы район (шәһәр) газетасы" номинациясендә "ЯЧХ" газетасы редакциясен диплом һәм премия белән бүләкли.
2002 елда редакциянең җаваплы секретаре Эмилия Хәбибуллина "Тема местная, мастерство - столичное" номинациясендә "Бәллүр каләм"гә ия була.
2012 елда баш редактор Азат Мусин "Люди села крупным планом" дип исемләнгән аграр җурналистика конкурсында "Урып-җыю көндәлеге" номинациясендә Авыл хуҗалыгы министрлыгы дипломы белән бүләкләнә. 2010 ел нәтиҗәләре буенча җирле үзидарәләр темасын иң яхшы яктыртуга Республика журналистлар конкурсында "Район массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язмалар" номинациясендә "ЯЧХ" газетасына муниципаль берәмлекләр Советыннан диплом тапшырылды.Районнан бирелгән бүләкләр: керү төркеменә һәм аңа караган территорияне матур итеп бизәү буенча үткән конкурста 5 урын яулаган өчен "ЯЧХ" коллективына Яңа Чишмә муниципаль район Советы бүләге. Игелеклелек һәм шәфкатьлелек идеалларын яңадан торгызу эшендә зур өлеш кертүе өчен редакция районның попечительлек советы карары белән "Ел хәйриячесе - 2007" Дипломы белән бүләкләнә. 2009 елда "ЯЧХ" газетасы редакциясе сәламәт тормыш рәвешен алып баруны пропагандалаган һәм Яшьләр елына багышланган чараларда актив катнашкан өчен Яшьләр, спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару елы лауреаты булды. "Россия патриоты - 2012" дип аталган массакүләм-мәгълүмат чараларының республика конкурсында байтак язмалары өчен җиңүчеләр - баш редактор урынбасары Евгений Старов һәм хатлар бүлеге мөдире Лариса Федорова, 2016 елда "Хезмәтне саклауга "Әйе!" диябез" республика конкурсында з урын өчен хәбәрче Ольга Ивановалар дипломга ия булдылар.
"ТАТМЕДИА" АҖ-дән алган бүләкләр: 2015, 2016 һәм 2017 елларда "Рекламалардан кергән керемнәрнең артуы өчен" номинациясендә "Ел лидеры" исеменә ия булды. 2017 елда "Яңа Чишмә хәбәрләре" берничә бүләк алды. Газетаның иҗат коллективы "Җирле үзидарәләр темасын иң яхшы яктырткан өчен" дип аталган республика конкурсында җиңүче булды һәм ТР Архитектура, төзелеш һәм ТКХ министрлыгы конкурсында "Җәмәгать киңлекләрен үстерү" номинациясендә 3 урын яулады. Контентның югары сыйфатлы булуы, сайтта актив эшләү һәм конкурсларда катнашып югары күрсәткечләргә ирешкән өчен ("Ел лидеры") редакция кабат "ТАТМЕДИА" АҖ дипломы белән бүләкләнде. Ә редактор Азат Мусин Рәсәй АПК үсешендә актуаль темаларны яктыртуда булышлык күрсәтү һәм актив хезмәттәшлек итүе өчен РФ Дәүләт Думасы депутаты А.Хәйруллинның Рәхмәт хаты, шулай ук элемтә, информацион технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләрне үстерүдә керткән хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Информатизация һәм элемтә Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Район газетасының әле алда да байтак бүләкләре булыр, ә иң мөһиме ул тагы да кызыклырак һәм эчтәлеклерәк булыр дип өметләнәбез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев