Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район газетасы тарихы: “Хәбәрләр“ ничек чыныкты

Татарстан АССР барлыкка килүнең әһәмиятле юбилеена "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе коллективы районыбызның крайны өйрәнү эшенә үз өлешен кертергә ниятләде һәм беренчеләрдән булып яңа башланып киткән елда үзенең юбилеен билгеләп үтүче район газетасын булдыру һәм үсеш алу тарихы турында язмалар бастырып чыгара башлый.

1939-1942 елларда "Клич колхоза" район газетасы (хәзер "Яңа Чишмә хәбәрләре") редакторы булып А.Бодрягин эшли, ул тарихка редактор-агартучы буларак кереп калырга тиеш була. Бу хакта төрле өлкәләрдәге белгечләрнең шактый сандагы язмалары да сөйли. ВКП (б) тарихы һәм дингә каршы пропаганда буенча лекцияләр гади колхозчы өчен аңлаешлы телдә бирелгән, бер бит булып райондагы саннар һәм фактлар бастырылган, "23 ел эчендә безнең район" язмасы шактый урынны били. 1939 елда газетаның тиражы 2117 данә тәшкил иткән, ел азагына ул 2500-гә җиткән.
1941 ел яңалыкларга бай булган. "Мактау тактасы" рубрикасы пәйда булган, колхозлардагы уңышлар турында хәбәр итүче язмалар кертелә башлаган, публицистик хикәяләр жанры да булган. Нигез салынган елдан башлап һәм алга таба авыл хәбәрчеләре хәрәкәте ныгыган.
"Клич колхоза" газетасы 1915 тән башлап 2458 данә номер чыгарган. Бу вакытларга инде тематик рубрикалар да күбрәк булган, язмаларның эчтәлеге дә - сыйфаты да арткан. Авторларның күбесе нигездә хатын-кызлар. Тема: "Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен". Хатын-кызлар сугышчылар өчен җылы киемнәр җыюда катнашырга чакырганнар, нәкъ менә алар туганнарының фронттан килгән хатларын бастыра башлаганнар, бу даими рубрикага әверелгән. Ягъни 1942-1945 елларда газетада редактор булып яңачишмәле хатын-кызлар эшләгән (чөнки А.Бодрягинны фронтка алганнар), язмаларның сыйфаты, аларны бизәү, тираж буенча ир-атлардан бер дә калышмаганнар. Редактор эшен башкаручылар сыйфатында басылып чыгасы газета санына Чекменева, Е. Козырева, Е. Кулезениналар имза куйган.
1947 ел - редактор П.А. Меркулов - газетаның сыйфаты һәм полиграфик яктан башкарылуы күзгә күренеп яхшыра. Газетаны биткә салу уңышлы башкарыла, язмалар компактлы урнаштырыла, блоклар төзелә (бигрәк тә тематик).
Темалар җыелмасы төрле, язылган язмаларның сыйфаты тагы да югары дәрәҗәдә була. "Комсомол тормышы", "Юридик консультация", "Судта" кебек яңа рубрикалар пәйда була, халыкара күзәтүләр даими басыла башлый. Корреспондентлар В.Гришанин, М. Курочкин, И. Петровларның һәркем аңларлык, ачык итеп язылган язмаларында мөстәкыйль фикер йөртүләр, логикага нигезләнгән нәтиҗәләр чагылыш алган. 1952 елда газета фәкать пәнҗешәмбе көннәрдә генә чыккан, тик инде 1953 елдан башлап газетаның атнага ике тапкыр чыгуы 1962 елга кадәр сакланган.
(дәвамы бар...)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев