Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәгендә ифтар мәҗлесе

Мөселманнарның изге Рамазан ае дәвам итә һәм күп кеше уразада. Районның барлык мәчетләрендә дә авыл халкы ярдәме белән ифтар мәҗлесләре үткәрелә.


Яңа Чишмә мәчетендә ифтар мәҗлесләре ай дәвамында көн саен үтә, аларның күбесе район үзәге халкы ярдәмендә үткәрелә. Бу Харрас һәм Әлфия Гыйльметдиновлар, Идрис Сөләйманов, Алмаз һәм Лилия Даутовлар, Фәнил һәм Фәридә Саматовлар һ.б.
Узган шимбәдә район үзәгендәге мәчеттә ифтар мәҗлесе Ринат һәм Кадрия Фәсаховлар, Ришат һәм Резедә Билаловлар, Айрат һәм Энҗе Гайнатуллиннар гаиләләре ярдәме белән узды.
Ифтар мәҗлесенә ураза тотучы яңачишмәлеләр җыелган иде. Төркия кунагы Юныс хәзрәт Коръәннән сүрәләр укыды, аннан җыелучылар бергәләп ахшам намазына басты. Ифтар мәҗлесе мул итеп әзерләнгән табын янында узды.
Аннары мәчетнең имам-хатыйбы Раил хәзрәт Фәгыйзов ураза тотуның мөһимлеге һәм мәгънәсе (максаты) турында сөйләде һәм шундый мәҗлесләр оештырган өчен барлык гаиләләргә рәхмәтен белдерде. Ифтардан соң тәравих намазы укыдылар.
Ә кичә, 21 майда, Яңа Чишмә мәчетендә чираттагы ифтар мәҗлесе узган, ул район үзәгендә яшәүчеләр ярдәме белән оештырылган.
Азат Мусин.
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев