Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәгендә митинг узды

Ул Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган. «Әфган сугышы» уты аша районыбызның алтмыштан артык егете үтте. Шулардан бишесе һәлак булды.

Хәзерге сугышчы-интернационалчылар - хәрби хәрәкәтләр ветераннары. Кызганычка каршы, сугыш вакытында кешеләр өчен вакыт эзсез узмый – унысы инде исән түгел.
 «Патриот» паркындагы «Дан аллеясы»нда тантаналы митингка күп халык җыелды: сугышчы-нтернационалчылар, башка «кайнар нокталар» ветераннары, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, яшьармиячеләр, пенсионерлар.
- Бу сугыш безнең халыкка күп кайгы - хәсрәт һәм газаплар алып килде, - диделәр митингны алып баручылар. - Әмма анда да, ерак Әфганстанда совет сугышчылары батырлык, ныклык, күңел намуслылыгы күрсәттеләр. Ул сугыш геройларының исемнәре мәңгелеккә Россия елъязмасына язылган.
- Нәкъ 31 ел элек соңгы совет гаскәрләре Әфганстаннан чыкты. Бу бер үк вакытта илебез тарихында шатлыклы да, фаҗигале дә дата. Фаҗигале, чөнки бүген без һәлак булган сугышчы-интернационалчыларны тирән кайгы белән искә алабыз, - дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов. Ул ветераннарга хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән ныклыклары һәм кыюлыклары өчен рәхмәт белдереп, сәламәтлек һәм элеккегечә сафта булуларын теләде.
Ветераннарга һәм яңачишмәлеләргә әфганчылар һәм башка локаль конфликтлар иҗтимагый оешмасы рәисе, Әфганстандагы сугыш ветераны Виктор Калмыков та мөрәҗәгать итте.  
Һәлак булучыларны һәм үлгәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алып, митингта катнашучылар сугышчы-интернационалчылар һәйкәленә канәфер чәчәкләре салдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X