Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәгендә яшәүчеләр территорияләрне төзекләндерү мәсьәләсендә чисталык белән генә чикләнмиләр, ә төрлечә бизиләр дә

Җәй - иҗат һәм матурлык чоры.

 «Оныкларым белән узып барганда поликлиника каршындагы бер йорт янында бик тә матур композиция күрдем.  Оныклар, әлбәттә, «ләк-ләкләрне», «умарта ояларында бал кортларын» шунда ук телефоннарга төшерә башладылар. Биредә безнең хастаханә табиблары Фазлыевлар яшәвен белдем. 

Менә бит, булдыралар, афәрин! - матур композиция уйлап тапканнар һәм моны кешеләр сөенсен өчен эшләгәннәр, дип уйладым. Урамда да шундый матур булгач, койма артында ничек икән», - дип тә уйладым әле, - ди минем танышым Татьяна.  

Дус кызымның һәм дә үземнең дә кызыксынуны канәгатьләндерү өчен, мин бу йортның капкасын шакыдым һәм миңа «яшел җәннәт» капкасын әлеге гүзәллекнең хуҗасы Алсу Фазлыева ачты.

Әйе, койма артында тагы да матуррак икән шул… Биредә территория зуррак булганга, фантазияне тагын да көчлерәк эшләткәннәр.

- Проектның авторы кем, эшләрне кем башкара? - дип сорадым Алсудан.

- Барысын да бергә эшлибез инде: проектлыйбыз да, төзибез дә, үсентеләрне дә ирем Илгиз Фоатович белән карыйбыз. Бу бит эш тә түгел - ә ял. Өстәвенә, күңелне җылытырлык бу матурлыклар күзләрне сөендерә һәм, хәтта, арканы да яздыра, - дип шаярта Алсу Фазлыева.

Алсу Рәшитовна үзенең иҗади талантын табигый материаллардан панно ясау өлкәсендә дә, кирпеч йортында «агач почмакны» булдыруда да куллана.

Фазлыевларның төзекләндерелгән йортыннан башка фотоларны novoshishminsk.ru сайтында карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев