Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда "Экстремизмга-юк!" айлыгы башланды

2019 елның 3 сентябреннән Яңа Чишмә районында «Экстремизмга - ЮК!» айлыгы башланды.

Ул милләтара һәм динара татулыкны ныгыту, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук халыкның террористик һәм экстремистлык идеологиясе күренешләренә түзеп тормау атмосферасын булдыруга юнәлтелгән җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатларында үткәрелә.
Айлыкның беренче көнендә-3 сентябрьдә чаралар узды:
Картлар йортында. Яңа Чишмә район китапханәсе хезмәткәрләре биредә «Терроризм – шәхескә, җәмгыятькә куркыныч янау» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. «Бергә – терроризмга каршы!» дигән видеоролик күрсәтелде. Әңгәмәдә интернат-йортта яшәүче 26 кеше һәм аның хезмәткәрләре катнашты.


Әдәмсәдә. Әдәмсә авылы китапханәчесе терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә һәм Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларны искә алу көненә багышланган «Дөнья агачы» акциясе үткәрде. «Җиңү» паркы территориясендә акциядә катнашучыларга тынычлыкның ни өчен кирәклеге һәм терроризмның ни өчен куркыныч булуы турында үз фикерләрен язарга тәкъдим ителде.  Аннан соң бу язуларны «Тынычлык агачы»на беркеттеләр.  Акциядә 25 кеше катнашты.

Черемухово Бистәсендә. Авыл китапханәсендә Бесланда һәлак булганнар истәлегенә «Беслан фаҗигасе» дип исемләнгән хәтер сәгате узды.
Китапханәче һәм клуб хезмәткәрләре 2004 елның 1 сентябрендә булган фаҗига, террорчыларның коточкыч җинаятьләре, «Фәрештәләр шәһәре» һәм «кайгы агачы» һәйкәлләре турында сөйләделәр. Катнашучылар шулай ук җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре, кәрәзле телефоннардан файдалану турында белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев