Районның өлкән яшьтәге кешеләре Яңа Чишмә волонтерларына рәхмәтле
Бүген Яңа Чишмә районы волонтерлары 65 яшьтән өлкәнрәк булган барлык кешеләргә ярдәм күрсәтәләр
Мөрәҗәгатьләр көннән-көн күбәя, чөнки үз-үзеңне изоляцияләү режимы катгый, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә өйдә булу күрсәтмәсе бирелгән. Өйдән ашыгыч очракларда гына чыгарга рөхсәт ителә.
2 апрельгә Яңа Чишмә районы буенча азык-төлек һәм дарулар сатып алу, шулай ук ТКХ хезмәтләре өчен түләү буенча 62 мөрәҗәгать булган.
Иң күп мөрәҗәгать Акбүре авыл җирлегендә теркәлгән – 17, 10сы-Ленино авыл җирлегендә, калганнарында - 1-2 мөрәҗәгать.
Барлык гаризалар да оператив һәм сыйфатлы үтәлгән, моның өчен өлкәннәр волонтерларга бик рәхмәтле.
Исегезгә төшерәбез, тәүлек буе эшли торган “кайнар линия” телефоны – 8 (84348) 2-21-54, җирле башкарма комитетларга да мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев