Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Һәрберсен аерым-аерым искә алдылар

    20 декабрьдә Зирекледә Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү көненә багышланган зур чара булып үтте. Бу көнне "әфганлылар" район башлыгы Вячеслав Козлов, хәрби комиссар Андрей Пичужкин белән берлектә һәлак булган сугышчы истәлегенә куелган һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр куйдылар, үзләренең хезмәттәшләрен, һәлак булган һәм хезмәт итеп кайткач бакыйлыкка күчкән солдатларны бер минутлык тынлык...

    20 декабрьдә Зирекледә Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү көненә багышланган зур чара булып үтте. Бу көнне "әфганлылар" район башлыгы Вячеслав Козлов, хәрби комиссар Андрей Пичужкин белән берлектә һәлак булган сугышчы истәлегенә куелган һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр куйдылар, үзләренең хезмәттәшләрен, һәлак булган һәм хезмәт итеп кайткач бакыйлыкка күчкән солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

    -1979 елдан алып 1989 елга чаклы Яңа Чишмәдән 83 егет Әфганстан Республикасында хезмәт итте. Шуларның бишесен туган якларына цинк табутларда кайтардылар. Тагын тугызысы алган сугыш яраларыннан вафат булды, аларның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, - дип статистик мәгълүматлар китерде Вячеслав Козлов.
    Ә бүгенгесе көндә исән-сау яшәүчеләр үзләренең эшләрендә хезмәт куялар, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә актив эш алып баралар, районның җәмәгать тормышында катнашалар. Бүген аларга "Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу хөрмәтенә" дип аталган юбилей медальләре тапшырылды.
    Чарага һәлак булган "әфганлылар"ның әти-әниләре һәм туганнары чакырылган иде. Аларга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырып, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова болай диде:
    -Якты дөньядан бакыйлыкка күчкән якын кешеләрегез биреп бетерә алмаган нәрсәнең кечкенә генә бер тамчысы булсын иде болар сезгә, әмма без аларны үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән геройлар кебек искә алабыз, онытмыйбыз.
    Архангел Бистәсеннән Иван Михайлович Некрасов үзенең кызы озатуында, күкрәгенә күрсәткән хезмәтләре өчен бирелгән медальләрен тагып, улы Владимирның да бүләкләрен алып килгән.
    -Иван Михайлович, Сез бүген нинди хисләр тоясыз?
    -Шушы егетләрнең барысы өчен дә горурлык хисләре тоям, тик йөрәк әрни. Минем 5 улым, барысы да армиядә яхшы хезмәт иттеләр, командирларыннан рәхмәт сүзләре генә алдык. Володя Әфганстанда хезмәт итте, контузия белән булса да, исән-сау кайтты, ә 1994 елда ул фаҗигале төстә туган авылында һәлак булды.
    "Әфганчы" Рәис Гыйльманов шул ук сорауга болай дип җавап бирде:
    -Бик дулкынландыргыч көн. Мин дулкынланам, иптәшләремне искә алам. Экранда фотосурәте куелган бер фамилия икенчесе белән тетрәндергеч сүзләр белән алышына: "Хәер, инде күп еллар узса да, кичә кабат Әфганстан төшемә керде...
    -Әйе, мондый төшләр, сирәк булса да, керә шул, - дип авыр сулап куялар солдатлар, -әмма хәтер дигәнең безне дусларыбызны югалткан урыннарга кире кайтара, - дип сүзен дәвам итә Марат Садыйков.
    Сугышчы-әфганчылар Илназ Шәйхетдинов башкарган патриотик җырларны горурланып тыңладылар һәм "Сувенир" вокаль-инструменталь ансамбле башкарган Әфганстан турындагы таныш җырга кушылып җырладылар. Ә җырлар аеруча дулкынландыргыч иде, җырның һәр иҗеген һәм сүзен ансамбль солисты Сергей Хорьков үз йөрәге аша үткәрде: шул ук юлны ул үзе дә үткән кеше бит. Зирекле лицееның унынчы сыйныф укучылары сүзләренә караганда, сугышчы-әфганчылар белән очрашу аларны киләчәктә армиядә хезмәт итәргә рухландырган.
    -Алар безгә мәгълүм булмаган катлаулы юл үткәннәр. Без дә ил данын төшермәскә тырышып, Ватанга намус белән хезмәт итәргә тырышачакбыз, - диде Рәхим Гайфетдинов.
    Кайнар нокталарда хезмәт иткән солдат, гомергә солдат булып кала. Ә солдатлар күп сөйләшмиләр. "Әфганчы" Равил Яруллинның яшь буынга мөрәҗәгате дә кыска иде: "Безнең һәрберебезнең теләге бер: хәзер Ватанга хезмәт итүчеләр дә, киләчәктә хезмәт итәчәкләр дә имин-тыныч күк астында хезмәт итсеннәр".
    Азакта кунаклар күргән һәм ишеткәннәре турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.
    -Чара югары дәрәҗәдә үтте, бөтен нәрсә искә алынган - музейдан төрле вакыттагы төрле ранг хәрбиләренең киемнәр күргәзмәсе аеруча игътибарга лаек. Музей, клуб хезмәткәрләре, "аҗаганлылар" нык тырышканнар, башкаларга да ошагандыр дип уйлыйм, - диде Наил Лотфуллин. Ә Николай Суслов икенче юлы шундый чарага оныкларын да алып килергә уйлый булып чыкты:
    -Аларга өйрәнәсе нәрсәләр байтак, минем хезмәттәшләрем белән дә танышулары начар булмас иде, - диде ул.
    Бик дөрес уйлыйсыз, сезнең оныкларга да, безнекеләргә дә андый очрашулар бик кирәк.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: