Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Редакциягә «Кайгырту» ХСХКҮнән социаль хезмәт алучы өлкәннәрдән хат килде

Нигәдер, социаль хезмәткәр кибеттән ипи алып кайта һәм идән генә юа, дип уйлыйлар. Юк, ул үз карамагындагылар өчен барлык эшләрне дә эшли.

«Социаль хезмәткәрләр алар йомшак күңелле, олы йөрәкле кешеләр, - дип яза редакциягә Яңа Чишмәдән пенсионер Лапина. – Безнең, өлкәннәрнең, барыбызның да балалары бар, әмма алар күбесе якын-тирәдә яшәми. Әлбәттә, алар шалтыраталар, бәйрәмнәргә кайталар. Ә эш көннәрендә безнең янәшәбездә социаль хезмәткәр бар. 30 градуслы суыкта да, ишеп яңгыр яуганда да ул килә. Син дә аны көтеп торасың, аңа ияләшәсең, ул якын кешеңә әверелә.

Нигәдер социаль хезмәткәр кибеттән ипи алып кайта һәм идән генә юа, дип уйлыйлар. Юк, ул барысын да эшли. Безгә Шумкова Вера һәм шәфкать туташы Гатауллина Миләүшә килеп йөри. Вера килә, кибеттән азык-төлекләр сатып ала. Кирәк икән, төшке аш пешерә, өйне җыештыра, квитанцияләрне түли, чүп-чарны чыгара, су ташый. Шәфкать туташы да, кирәк булса, кибеткә бара. Аларның һәрвакыт кәефләре яхшы, елмаеп килеп керәләр.

«Кайгырту» үзәге ярдәме белән без, картлар, язмыш кочагына ташланмаган. Ә бит безнең барыбызга да 80, 90 яшь. Без бит хәзер әллә ниләр эшли алмыйбыз инде, мондый игътибар безгә бик кадерле. Социаль хезмәткәрләребез ярдәме белән без үзебезне ялгыз хис итмибез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев