Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика грантлары – Яңа Чишмә районы халкы ихтыяҗлары өчен

Быел районның өч авыл җирлеге 1,5 млн. сумлык республика грантлары отты.

Акъяр авыл җирлеге грант акчасына МТЗ-82 тракторы сатып алган. "Хәзер үзара салым акчасына асылмалы җиһаз сатып алырга планлаштырабыз һәм тракторны җирлек ихтыяҗларына файдаланачакбыз", - ди авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин.

Ленино авыл җирлегендә грант акчалары Ленино авылының Үзәк урамында 1 км озынлыкта су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау һәм реконструкцияләүгә юнәлдерелгән.

Әдәмсә авыл җирлегендә грант акчалары тулысынча Әдәмсә авылындагы Кыр урамына вак таш җәю буенча эшләрне башкаруга юнәлдерелгән.

Вак таш-комлы катнашма салынган юлның озынлыгы 320 метр тәшкил итә, урам очына чаклы тагын 80 метр калган. Ел азагына чаклы юлның бу өлешенә дә вак таш салырга тиешләр, башкарылган эшләр сыйфаты яхшы, - дип билгеләп үттеләр Әдәмсә АҖ башкарма комитетында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев