Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика көнендә яңачишмәлеләр дүрт юбилей билгеләп үттеләр

30 августта район үзәгендә Татарстан суверенитетын кабул итүгә 30 ел, ТАССРның 100 еллыгына, Яңа Чишмә районының 90 еллыгына һәм Яңа Чишмә авылының 410 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.

Бу уңайдан Татарстан триколоры төсләрендә бизәлгән ял паркында төрле өлкәләрдә районның иң яхшы хезмәтчәннәрен, авыл аксакалларын, гаилә юбилярларын, күп балалы гаиләләрне хөрмәтләү белән зур бәйрәм узды.

Моннан тыш, яшь яңачишмәлеләргә паспортлар һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында балаларга мәктәп букчалары, оешма һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү буенча район конкурсында җиңү яулаган өчен дипломнар тапшырылды.

Район мәдәният хезмәткәрләре зур бәйрәм концерты күрсәттеләр. Тулырак “ЯЧХ”нең чәршәмбе, 3 сентябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев