Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Республика рейтингында - без җиденче

    Республиканың икътисад министрлыгы ай саен районнарның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясый, берничә күрсәткеч буенча рейтингта аларның урыннарын билгели. Шушы көннәрдә районнарның 2015 елдагы рейтингы мәгълүм булды.

    Беренче урында - Казан, икенче - Әлмәт районы, без исә мактаулы 7 нче урында. 2014 ел белән чагыштырганда без бер баскычка өскә күтәрелдек. Күршеләребез әле бездән шактый калышалар (Чирмешән районы - 12, Чистай - 24, Аксубай - 34 нче урында).
    Рейтингны билгеләгәндә продукция җитештерү күләме, кертелгән инвестицияләр, хезмәт хакы дәрәҗәсе, файдалануга тапшырылган торак һәм башка күрсәткечләр исәпкә алына.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: