Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика яшь гаиләләргә торак төзергә ярдәм итә

Яңа Чишмә районында егермедән артык республика президент программасы эшләп килә. Араларында яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуга ярдәм итү һәм ятим балаларга торак төзүгә кагылышлысы да бар. -Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуга ярдәм итү ике юнәлештә алып барыла, - дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов. -Аның беренчесе - бюджет...

Яңа Чишмә районында егермедән артык республика президент программасы эшләп килә. Араларында яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуга ярдәм итү һәм ятим балаларга торак төзүгә кагылышлысы да бар.
-Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуга ярдәм итү ике юнәлештә алып барыла, - дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов. -Аның беренчесе - бюджет тармагында һәм агропромышленность комплексында эшләүче яшь гаиләләргә яңа торак төзүдә өстәмә финанслау. Шушы президент программасы буенча соңгы 5 елда 70 тән артык гаилә финанс ярдәме алды. Әйтергә кирәк, районда 70 яңа, уңайлы йорт төзелде.
Икенче юнәлеш - яшь гаиләләргә 15 елга 400 мең сум күләмендә процентсыз кредит бирү сыйфатында дәүләт ярдәме күрсәтү. -Шушы программа буенча ел саен 4-5 яшь гаилә шундый отышлы кредит ала, - дип сөйли яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева. -2014 елда 5 гаилә шундый кредит алса (2002 елдан бирле 117 кредит алынган), быел тагын өч гаилә шундый ярдәм алырга тора. Алар бар да республика җитәкчелегенә шундый ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтле.
Хәзергесе вакытта район үзәге янәшәсендә "Көнбатыш" микрорайонында яңа торак төзү активлашты. Берничә йорт инде түбә астына кергән, тагын унлап йорт төзелеп килә. Аларның кайберләре үз йортларын торгызу өчен субсидия (кире кайтарылмый) алдылар. Алар арасында Шахмайдан Нургатиннар гаиләсе дә бар. Ләйлә Чаллы Башы ФАП-та акушерка булып эшли һәм ул яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча президент программасына кертелгән.
-Безгә 15 сутый җир бүлеп бирделәр- ди ул, - быел февраль аенда 1 млн. 30 мең сум күләмендә субсидия алдык, шуңа өй торгыздык, инде түбәсе ябылды. Киләсе елга язга өй туе ясарбыз - күченербез дип торабыз. Без яшь гаиләләргә ярдәм иткән җитәкчеләребезгә бик рәхмәтлебез.
-Шул ук микрорайонда безнең карамакта булганнарга да торак төзү өчен җир участоклары бүлеп бирелде, - дип сөйли опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Ольга Юдинцева. -Тиздән республика программасы буенча ятим балаларга йорт төзелә башлый. Торак мунчалы, янында корылмалары да булачак. Президент программасы ярдәме белән соңгы 5 елда 7 ятим бала тораклы булды. Торак аларга найм буенча бирелә.
Район мәдәният йорты директоры Илназ Шәйхетдиновны без төзелеп килүче ике катлы йорты янында очраттык.
-Быел ел башында безнең гаиләгә 1 млн. сумнан артык күләмдә субсидия бирделәр һәм менә хәзер үзебезгә йорт төзибез, - диде ул. -Әлегә хатыным, ике балам белән бер бүлмәле фатирда торып торабыз, кысан, уңайсыз, билгеле. Сентябрь азагына өйне төзеп бетереп, күченергә ниятлибез. Безнең гаилә республикабыз һәм район җитәкчеләренә бик рәхмәтле. Зур рәхмәт аларга.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев