4 февральдә Өргәнчә авылында әбисе Людмила Красильниковада яшәүче 15 яшьлек Виктория Никифорова, язу калдырып, өеннән чыгып киткән.
Язуында ул үзен карап үстергән өчен әбисенә рәхмәт белдергән, беркемне дә гаепләми, мөстәкыйль рәвештә яшәргә теләвен язган. Һәм тагын ул болай дигән: "Әти, гафу ит! Җибәрегез мине һәм эзләмәгез, мин барыбер чыгып китәчәкмен....
4 февральдә Өргәнчә авылында әбисе Людмила Красильниковада яшәүче 15 яшьлек Виктория Никифорова, язу калдырып, өеннән чыгып киткән.
Язуында ул үзен карап үстергән өчен әбисенә рәхмәт белдергән, беркемне дә гаепләми, мөстәкыйль рәвештә яшәргә теләвен язган. Һәм тагын ул болай дигән: "Әти, гафу ит! Җибәрегез мине һәм эзләмәгез, мин барыбер чыгып китәчәкмен. Минем беркемгә дә бәйле буласым килми. Мин хәзер зур инде һәм үземне үзем туендыра алам. Барысы өчен дә рәхмәт".
Викториянең әнисе юк, әтисе Түбән Камада яши. Ул Зирекле лицеенда 9 сыйныфта укыган, башкалардан әлләни аерылмаган, "өчлегә" укыган, сыйныф чараларында бик үк теләп катнашмаган.
Викториянең бүлмәсендә, алда әйтелгән язудан башка, бернинди дә җинаятьчел гамәлләр табылмаган. Документларны (паспорт һәм мед.полис) ул үзе белән алган һәм билгесез юнәлештә чыгып киткән. Фаразлаулар буенча, шушы авылның олырак бер кешесе белән булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр безгә "Яңа Чишмә" полиция бүлекчәсеннән.
Югалган кыз турында нинди дә булса мәгълүматлар беләсез икән, 02, 2-26-73 (полиция) яки 2-21-46, 2-24-32 (редакция) телефон номерлары буенча шалтыратуыгызны үтенәбез.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев