Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Рәхмәтле һөнәр иясе

    Ленино ветеринария пункты мөдире Сәет Әбделвәлиев "Ветеринария хезмәте барлыкка килгәннән бирле Татарстанның иң яхшы 400 ветеринария табибы" исемлегенә керә.

    - Районда иң яхшы ветеринарларның берсе, - ди аның хакында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов, - туганда ук табиб булып туган дип әйтергә була. Терлекчеләр гаиләсендә туган егет яшьлегендә хәрби кеше булырга хыялланган. Әмма "медотвод" алгач, бер ел колхозда эшли, аннан соң юллама буенча Бауман исемендәге Казан ветеринария институтына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң инде менә 37 ел терлекләр сәламәтлеге сагында тоа.
    - Бу хәзер генә модульле яңа ветпунктта җылы һәм чиста бит. Барлык җиһазлар - яңа. Суыткыч, инструментлар, вак йорт хайваннары өчен операция өстәле, сыерларны ясалма орлыкландыру өчен биологик материалны саклау бүлмәсе бар. Ә элек физик яктан авыррак иде, хәер, дөресен генә әйткәндә, элек бу эшне башкару мораль яктан канәгатьлек бирә иде.Чынында, колхоз фермасы -аерым "шәһәр" кебек, анда көндез дә, төнлә дә тормыш кайнап тора иде. Кешеләр җаваплырак һәм тагы да түземлерәк иде: иртәнге сәгать 4 тән кичке 7 гә кадәр эшли идек. Ә сыерлар, кагыйдә буларак, төнлә бозаулый, шуңа да төнгә эшкә кала идек, яңгырмы, буранмы - халыктан кергән чакыруларга да бара идем. Кешеләр хөрмәт итә, ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерәләр, аларга үземнең кирәк булуымны мин тоеп яшим, чөнки авылда иң мөһиме - ул терлек һәм аның сәламәтлеге, - дип сөйли Сәет Әбделвәлиев.
    - Хәзер терлек асраучылар кими бара, кешеләр дә грамоталы - Интернетны ачалар да, билгеләре буенча авыру терлегенә диагноз да куялар, үзләре үк дәвалый да башлыйлар. Моның нәтиҗәсе бик үк уңай булмый, әлбәттә, һәм менә шуннан соң гына, "ярдәм итегез" дип, ветеринарга мөрәҗәгать итәләр. Мондый очракларда сез ни диясез?
    - Исегезгә төшерәм, читтән торып төгәл диагноз куеп булмый, ярамый да. Теләсә нинди ялгышу (хата) авыруны дәвалауны кичектерә, ә нәтиҗәсе - терлек үләргә мөмкин.
    - Сез үз һөнәрегезне күркәм һәм рәхмәтле дип саныйсызмы?
    - Әйе, әлбәттә! Юкса сигез балама да әлеге һөнәрне сайларга киңәш итмәс идем. Барысы да булмаса да, алтысы минем киңәшемә колак салды. Бары Рөстәм белән Айсылу гына хайваннар белән түгел, ә кешеләр белән бәйле эш таптылар. Алмаз Әлмәттә ветеринария табибы булып эшли, Нияз - "ВАМИН"да терлекчелек белгече, Марат - "Яңа Чишмә"дә ветеринария табибы, Альбина республика ветлабораториясендә хезмәт куя, Айрат - Казанда зоотехник, Айнур - Тубылгы Тау ветпунктында ветеринария табибы. Ә тормыш иптәшем Диләфрүз пенсиягә чаклы фельдшер булып эшләде.
    - Үз хуҗалыгыгызда терлекләр тотасызмы?
    - Әйе, күпләп асрыйбыз: авылда яшәүче яшьләр өчен үрнәк булырга тырышабыз.
    - Эштән соң үзегезгә аз гына булса да ял тияме?
    - Минем бабам да, әтием дә, мин дә беркайчан да спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке белән мавыкмадык. Ә менә улларым тарта, шулай да барысы да түгел! Мин тарихи китаплар укырга яратам. Туган авылым Тубылгы Тау тарихы белән кызыксынам.
    - 1 августта Сезгә 60 яшь тула, сезне әлеге гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Үз хезмәт эшчәнлегегезгә йомгак ясап, сез ни дип әйтә алыр идегез?
    - Үз хезмәт юлын башлаучыларга: "Җаваплылык тоеп эшләгез, табиб абруе еллар узган саен артуын, ә менә аны бер көндә югалтырга да мөмкин булуын исегездән чыгармагыз", - дияр идем.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: