Рәхмәт сүзләре
Кадерлеләрем һәм минем әти-әнием! Мин сезгә Җиңү хаты язам һәм ирексездән күзләрем яшьләнә. Бөек Ватан сугышында һәм тыл фронтында катнашучыларның барысына без бөтен дөнья белән бурычлы булуыбызны аңлыйм.
Сез бәһасез яшь елларыгызны ватаныбызга һәм Бөек Җиңүне якынайтуга багышлагансыз. Үз сәламәтлекләрен кызганмый - әти күп тапкырлар фронт яралары алса да, ә хезмәт фронтында катнашучы кадерле әниемнең аяклары авыру булса да, җимерелгән шәһәрләрне һәм авылларны торгызганнар. Җиңү хакына барысына да түзгәннәр, шул вакытта очрашып, бер-берсен яратып, аннан өйләнешкәннәр. Сез һәркайсыбызны, үз балаларыгызны, яратып һәм иркәләп тәрбияләдегез. Билгеле, бүгенге күзлектән караганда, безнең буынны тәрбияләгән ата-аналар каты һәм таләпчән булды. Без үз гамәлләребез, башкарылган эшләребез өчен җаваплылык тотарга тиеш идек. Без ни теләгәнне түгел, ә ни барын ашап үстек, ни сатып алсалар, шуны кидек. Без ата-аналарга авыр булуын һәм һәр тиеннең кадерле икәнен аңладык. Безнең киләчәгебез мәктәптә яхшы укуыбызга бәйле булуын белдек. Нәтиҗә буларак, без әхлаклы һәм намуслы, закон һәм өлкәннәрне хөрмәт итүче тәрбияле, белемле кешеләр булып үстек. Мәсәлән, мин үзем табиб, авыруларны дәвалыйм һәм үз һөнәрем белән горурланам. Һәм болар барысы да сезнең ярдәм белән, әти- әнием.
Без, мөгаен, сезне исән-сау күргән соңгы буындыр. Хәзер сезнең һәрбер балагызның үз гаиләсе бар. Сезне исән чакта күргән оныкларыгыз да сезне ярату һәм рәхмәт сүзләре белән искә ала. Кызганыч, сез үз оныкчыкларыгызны күрә алмадыгыз. Мин аларда кайбер яктан сезнең белән охшашлыклар күрәм, алар безнең нәселебез дәвамчылары. Алар сезнең турыда иске гаилә фотографияләре, без сөйләгәннәр, сугыш еллары кинофильмнары буенча беләләр һәм горурлык белән безнең карт бабабыз фронтта сугышкан, ә карт әбиебез тылда эшләгән, диләр.
Сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз шундый рәхәт тормыш бүләк итүегез өчен баш иеп сезнең алда рәхмәт әйтә. Боларның барысы да сезнең хезмәтегез! Мин көн саен шундый әти-әнием булган өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт белдерәм!
Нурия Билалова,
район үзәк хастаханәсенең табиб-терапевты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев