Россия көне белән!
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне якынлашып килүче бәйрәм - 12 июньдә билгеләп үтелүче Россия көне белән котлыйлар.
Төрле милләт вәкилләрен берләштергән безнең илебез өчен Россия көне чын мәгънәсендә милләтара бердәмлекнең символы булып тора. Россия дәүләтенең уникальлеге һәм халык язмышларының кабатланмас булуы нәкъ менә аның бердәмлегендә һәм күптөрлелегендә чагыла. Без көчле илебез хакына яшибез һәм хезмәт куябыз. Бүген безнең данлы Кораллы Көчләребез Украинада әлеге илне нацистлардан арындыру һәм сугышларны булдырмау, Донбасс халкын һәм, гомумән, Россия суверенитетын яклау буенча махсус хәрби операция үткәрә. Котлауда һәр гаиләгә, һәр йортка, райондагы һәр кешегә бәхет, ныклык, муллык, сәламәтлек, иминлек теләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев