Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия көне алдыннан Яңа Чишмә муниципаль районы ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә Россия Федерациясе паспортлары тапшырылды (фоторепортаж)

Алты яшүсмер үз гомеренең төп документын алды.

11 июньдә  ЗАГС бүлегендә районның яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Россия гражданинының төп документына алты укучы ия булды: Анастасия Абражева, Максим Закиров, Андрей Коновалов, Ризилә Сөләйманова, Руслан Сәлимов, Диана Фель.

Әлеге вакыйга белән аларны район башлыгы урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Мартышовалар котлады. Балаларга шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсеннән дә  бүләкләр тапшырылды.

Моннан тыш, Россия көне алдыннан «Балалар илне сүрәтли» республика конкурсының муниципаль этабында җиңүче балаларны да бүләкләделәр. Болар - 1-3 сыйныф укучылары Данир Гатауллин, Самира Сәлахова, Илсинә Ибраһимова ( Чаллы Башы мәктәбе) һәм Даниил Федотов (Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы). Балаларга «Бердәм Россия»дән дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Тулырак язманы «ЯЧХ»ның 18 июнь санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев