Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Конституциясе көнен билгеләп үттеләр

Россия Федерациясе Конституциясе көне алдыннан Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә бу бәйрәм уңаеннан тантаналы чара узды.

Аңа гаилә юбилярлары, шулай ук яшь яңачишмәлеләр чакырылган иде, аларга Россия гражданины паспортларын тапшырдылар. Тантана сәбәпчеләренең шатлыгын уртаклашырга туганнары, авыл җирлекләре башлыклары, яшүсмерләрнең әти- әниләре һәм башкалар килгән иде.
Өлкәннәр адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Әдәмсә авылыннан Гыйльман Вагыйз улы һәм Мария Алексеевна Газизовлар гомер буе авылларына һәм, әлбәттә, бер-берсенә тугрылыклы булганнар. Бу пар 1964 елда кавышкан. 15 яшеннән Гыйльман Вагыйз улы колхозда эшли, өч ел армия хезмәтендә була, аннан Калинин исемендәге колхозда баш агроном булып эшли. Мария Алексеевнаның хезмәт кенәгәсендә нибары бер язу: 1962 елдан пенсиягә кадәр ул Әдәмсә авыл китапханәсе мөдире булып эшләгән. Пенсиядә булса да, Гыйльман абый авыл һәм аның халкы иминлегенә актив җәмәгать эше алып бара, ә хатыны аны һәр нәрсәдә хуплый. Бәхетле парлар үзләренең яраткан балаларына һәм оныкларына дөрес тәрбия биргән.
Акбүре авылыннан Харис Хәсән улы һәм Мингаян Шәфыйк кызы Рамазановлар алты дистә ел бергә. Бик аз парлар гына, мәхәббәт саклап, шундый олы яшькә кадәр яши алалар. Икесе дә бер авылда туган, яшәгән һәм эшләгән. Харис Хәсән улы совхозда заправщик, кладовщик була, Мингаян Шәфыйк кызы төрле эшләрдә эшли. Пенсиягә чыккач, Харис ага «Мәхмүт» мәчете имамы була һәм аны 2017 елга кадәр җитәкли. Барлык хәйрия башлангычларында ул беренче кеше, һәрвакыт якыннарына ярдәм кулын суза. Алар 30 елга якын лаеклы ялда, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, 6 оныклары һәм 5 оныкчыклары бар. Имин, тыйнак һәм инсафлы гаилә авылдашлары арасында зур хөрмәт казана.  
Ике гаилә тормышы, аларның лаеклы кешеләре һәм хезмәтчәннәре, яшьләр өчен үрнәк булып торулары турында район башлыгы урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе, район Советында «Бердәм Россия» депутатлар фракциясе җитәкчесе Надежда Попкова сөйләде. Ул өлкәннәргә иң элек сәламәтлек теләде, район җитәкчелеге исеменнән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
14 яшьлек яңачишмәлеләрнең дәүләтебезнең төп законы - Конституция көне алдыннан паспорт алулары зур әһәмияткә ия. Әмма иң элек аларга өлгергәнлеккә кечкенә викторина оештырдылар,  алар аны башкарып чыктылар. Яңа Чишмә районында ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Мартышова балаларга котлаулар белән мөрәҗәгать итеп, Гүзәл Нуртдиновага (рәсемдә әнисе белән), Андрей Милютин, Евгений Малинов, Булат Кәбиров, Дарья Сидорова, Дмитрий Барановка паспортлар тапшырды. «Бердәм Россия» нең җирле бүлеге башкарма комитеты белгече Гөлназ Ерохина һәм «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» штабы начальнигы Снежана Воронцова яшүсмерләргә "Бердәм Россия" нең җирле бүлеге башкарма комитетыннан истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмне алып баручылар Илназ Шәйхетдинов һәм Светлана Суслова, шулай ук яшь «йолдызчык» Даша Котова башкаруындагы җырлар ямь өстенә ямь булды.
Тантана аягүрә басып тыңлаган Россия Федерациясе гимны белән тәмамланды. Соңыннан традиция буенча чарада катнашучылар бергә фотога төштеләр.


Ольга ИВАНОВА.карагыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев