Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

РПФ хезмәт коллективларында аңлату эшләре үткәрә

Клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗева халык белән мәгълүмати-аңлату эшләре үткәрү кысаларында Ленино, Тубылгытау, Әдәмсә, Архангел гомуми белем бирү мәктәпләре, шулай ук Тубылгытау, Әдәмсә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә хезмәт коллективлары белән очрашкан

Эпидемиологик вазгыять катлаулы булу аркасында Лилия Хираҗева

тыңлаучыларны РПФ дәүләт хезмәтләрен РФ дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Порталы, РПФ сайтында шәхси кабинет аша электрон рәвештә  алу ысуллары белән җентекләп таныштырган. “РПФның электрон сервислары” мобиль кушымтасы мөмкинлекләрен күрсәткән, аерым алганда, реаль вакыт режимында үзеңнең иминият стажыңны һәм тупланган индивидуаль пенсия коэфициентларыңны ничек белергә, пенсия тупланмалары кайсы НПФда торуын ничек тәгаенләргә, бер НПФдан икенчесенә (яки РПФга) күчү турындагы гаризаны ничек һәм кайчан бирергә, клиентлар хезмәтенә кабул итүләргә ничек язылырга һ.б.

Хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны алып бару ысулын сайлау темасы тыңлаучыларда аеруча зур кызыксыну уяткан, гәрчә күбесе алып бару вариантын сайлап, кадрлар хезмәтенә тиешле гаризаларны җибәргән булсалар да. Шуңа да карамастан, Лилия Хираҗева РПФга СЗВ-ТД отчетларын бирү сроклары турында тагын бер кат искәрткән, электрон хезмәт кенәгәләренең өстенлекләре турында сөйләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев