Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

РПФның Яңа Чишмә бүлеге: ана капиталы акчалары белән кредит рәсмиләштерү һәм каплау схемасы шактый гадиләштерелгән

-Хәзер ана капиталын банкта ук файдаланырга мөмкин дип ишеттем,бу шулаймы? – дип сорый районда яшәүче берәү.

Әлеге сорауга ТР Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗева җавап бирә:

- Чыннан да, 2020 елның апреленнән Ана капиталы акчалары белән эш итү процедурасына үзгәрешләр кертелде.Аерым алганда, ана капиталы акчалары белән торак шартларын яхшырту өчен кредит акчаларын түләү процессы шактый гадиләштерелде. Хәзер кредит алганда беренчел взносны түләү, шулай ук кредит буенча төп бурычны һәм процентларны түләүгә ана капиталы акчаларыннан файдалану өчен гаризаны турыдан-туры банкка тапшырырга мөмкин. Ягъни ике мөрәҗәгать урынына банкка да, РПФга да гаиләгә кредит килешүе төзелә һәм кредитны түләүгә гариза бирелә торган кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итү дә җитә.
Кредит хупланганнан соң, банк гариза һәм кирәкле документларны электрон каналлар буенча Пенсия фондына җибәрә, ә аннары Пенсия фонды ана капиталын торак сатучы яки төзүче хисабына күчерә.
Сертификат хуҗалары кредитларны рәсмиләштерүнең һәм түләүнең гадиләштерелгән схемасыннан файдалана алсын өчен, хәзерге вакытта 83 төбәктә 280 килешүгә кул куелган, шул исәптән ВТБ, Саклык банкы һәм Россельхозбанк кебек эре банклар белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X