Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

РПФның Яңа Чишмә бүлеге: гаризалар кабул итү дәвам итә

Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте искә төшерә: балалары булган гаиләләргә түләү өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

Яңа Чишмә районында 10000 сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүгә 3тән 16 яшькә кадәрге 2254 бала, ә 5000 сум күләмендәге ай саен түләнелә торган түләүгә3 яшькә кадәрге 392 бала дәгъва итә.
Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте әле акча сорап мөрәҗәгать итмәгән яңачишмәлеләрне гаризалар рәсмиләштерергә чакыра. Аларны дәүләт хезмәтләре порталы, КФҮ яки яшәү урыны буенча РПФның клиентлар хезмәте аша бирергә мөмкин.
Гариза тутыруы кыен булган очракта, клиент хезмәтенә (алдан язылу буенча) яки кайнар линия телефоннарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәтенең кайнар линия телефоны-2-26-71.
Пенсия фонды белгечләре түләү өчен гаризаны тутырганда һәм рәсмиләштергәндә бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкләр.
Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, Пенсия фондының клиент хезмәтләренә килгәндәбарлык саклык чараларын үтәвегезне сорыйбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев