Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов яңа радионы эшләтеп җибәрү турында игълан итте

«Китап» радиостанциясе FM 98,6 ешлыгында Казан территориясендә һәм Татарстанның алты районында эшли

Казанда яңа милли радио сөйли башлады. «Китап» радиостанциясе милли музыка һәм татар әдәбиятын яратучыларга адресланган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә әлеге проектка старт бирелүе турында язып чыкты.

«Дуслар, шатлыклы хәбәр бар! Хәзер «Китап»ны укып кына түгел, ә тыңлап та була», - дип язган Миңнеханов.

«Китап» радиостанциясе — «Татмедиа» АҖнең яңа проекты. Ул Татарстан Президенты инициативасы белән тормышка ашырылды. Бу – музыкаль һәм мәдәни-агарту радиосы. Монда һәркемгә балачактан таныш булган халык көйләре һәм классик әсәрләр яңгырыячак.

«Китап» радиосы — яңа милли радио. Аны AppStore һәм Google Play операцион системаларында эшләүче смартфоннар өчен мобиль кушымталарда тыңлап була. Һәркем мобиль телефоннары аша кибетләргә кереп, «Милли радио Китап» дип җыеп, кушымтаны үзенә алырга мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев