Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Нигъмәтуллин: «Яңачишмәлеләрнең алга таба үсеш өчен мөмкинлекләре бар»

17 февральдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 57 нче утырышы булып узды, анда 2019 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2020 елга бурычлар куелды.

Доклад белән Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясады. Утырыш эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты һәм чыгыш ясады.
Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Нигъмәтуллин агымдагы елның 2 нче кварталында гамәлгә кертелә торган биологик чистарту корылмалары, Ришат Билаловның стоматология поликлиникасы эше белән танышты һәм безнең районда җитештерелгән продукциядән торган күргәзмә карады.
Совет утырышында шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин һәм Алсу Тарханова, Президент Аппараты, Дәүләт Советы һәм ТР Министрлар Кабинеты җаваплы хезмәткәрләре, республика министрлыклары, ведомстволары һәм нефть компанияләре вәкилләре катнашты.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган район тарихы турындагы документаль фильмны караганнан соң, Вячеслав Козлов хисап тотты.
- 2019 елга нәтиҗә ясап, без икътисад үсеше темпларын саклап кала алдык дип әйтергә була, - дип билгеләп үтте ул.  - 2019 елда тулаем территориаль продукт (ТПК)  күләме 19,6 млрд. сум тәшкил итте (2018 елга карата үсеш 2%). ТПК формалаштыруга нефтьчеләр (78%) аеруча зур өлеш кертте. Төп капиталга инвестицияләр үсеше дә күзәтелә - 2019 елда аның күләме 7,5 млрд. сум тәшкил иткән. Районда 20 млрд.сумлык югары үзле нефть чыгару буенча «Татнефть»нең эре проекты тормышка ашырыла (2019 елда 4,8 млрд. сум үзләштерелгән).
Республиканың социаль-икътисади үсеш рейтингында безнең район, узган ел белән чагыштырганда күрсәткечләрне ике пунктка яхшыртып, 4 нче урында тора.
Районның мөһим тармагы - авыл хуҗалыгы, аның өлеше районның ТПКда 13,6% тәшкил итә (2 млрд.673 млн. сум). 10 мең гектар көзге культуралар һәлак булуга китергән аномаль һава шартлары булуга карамастан, район аграрчылары чәчү мәйданнарын һәм терлекләрнең баш санын саклап кала алдылар. Кызганычка каршы, терлекләрнең баш санын һәм ит җитештерүне планлаштырылган үсешкә ирешә алмадык, лейкоздан савыктыру кысаларында 1000 баштан артык терлек сату, шулай ук симертү үгезләрен таналарга алыштыру да чагылыш тапты.
2019 елда авыл хуҗалыгы буенча уртача хезмәт хакы 19,2 мең сум тәшкил иткән (үсеш 13% ка), әмма район республика буенча уртача күрсәткечләрдән калыша әле.  Мондый хезмәт хакы булганда, югары җитештерүчәнлекле хезмәткә мотивация (дәлил) булмаячак, күп кенә хуҗалык җитәкчеләренә һәм милекчеләренә уйланырга урын бар.
Районда ике эре агрофирма һәм 64 КФХ бар, алар 90 мең гектарга якын сөрү җиреннән файдалана һәм аларда 1000нән артык кеше эшли.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән керем салымы өлеше 25,4 млн. сум тәшкил итте (барлык исәпләүләрнең 8,4% ы).
Районда кече һәм урта бизнеста 346 субъект тәкъдим ителгән, аларның ТПК дагы өлеше 12% тәшкил итә. 2019 елда алар тарафыннан сатып алуларның гомуми күләменнән 42% тан артык гамәлгә ашырылган.
Эшлекле активлыкны стимуллаштыруның яңа инструменты - үзмәшгульләр өчен ташламалы салым режимын кертү. Алар хәзер районда 221 кеше һәм аларның бизнесына төрлечә ярдәм күрсәтелә.
Район территориясендә ике сәнәгать мәйданчыгы эшли, әмма аларның резидентлар белән тулылануы мактанырлык түгел.
Халыкның акчалата керемнәре тормыш сыйфатының мөһим өлеше булып тора. Алар җан башына 22609 сум тәшкил иткән һәм 2% ка арткан. 2019 елда предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 40752 сум тәшкил иткән.
Докладчы шулай ук төзелеш буенча һәм ТКХ, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, хокук саклау органнары эшләренә җентекле анализ ясады. Район башлыгы республика җитәкчелегенә район үзәгендә суны агызып җибәрү челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча озак сроклы программаны эшләү һәм тормышка ашыру мәсьәләсен карау үтенече белән мөрәҗәгать итте (челтәрләр 90% тузган, шәхси хуҗалыклардан суны агызып җибәрү системасы булмау сазлыкка әйләндерүгә китерә).
Агымдагы елга төп бурычлар булып ТПК үсешен 20 млрд. сумга кадәр тәэмин итү, җан башына керемне 23,2 мең сумга, ә уртача айлык хезмәт хакын 43 мең сумга кадәр җиткерү, АПКда җитештерүнең рентабельлелеген 5% тан да ким булмаган күләмгә ирешү һәм 6 мең кв. метрдан да ким булмаган шәхси торак төзү тора.
Доклад буенча фикер алышуда Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов һәм районның авыл хуҗалыгы  идарәсе начальнигы Леонид Богомолов катнашты.
Үз чыгышында Рөстәм Нигъмәтуллин республика буенча социаль-икътисади күрсәткечләр белән таныштырды һәм Яңа Чишмә районының барлык юнәлешләр буенча гомумреспублика икътисадына саллы өлеш кертүен билгеләп үтте.
Ул федераль һәм республика программаларын үтәү, кече һәм урта бизнесны алга таба үстерү (яңачишмәлеләрнең үсеш өчен потенциалы бар), агымдагы елдан эшләп килүче «Безнең ишегалды» программасын (анда 3 ел дәвамында 50 млрд.сумга якын акча юнәлдереләчәк) үтәү мәсьәләләренә тукталды. Премьер-министр районда  демография торышына аерым игътибар бирде, быелдан гаиләләргә гамәлгә кертелә торган ярдәм чаралары бу мәсьәләдә хәлне яхшыртырга ярдәм итәчәк, дип ассызыклады.
Чыгышының ахырында ул Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын лаеклы каршыларга, ТР Президентын һәм җирле органнар депутатларын сайлауны, Бөтенроссия халык санын алуны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә чакырды, намуслы хезмәтләре өчен район халкына рәхмәт белдерде, уңышлар һәм иминлек теләде.
Утырыш ахырында бүләкләү тантанасы булды. Район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллинга «ТРда җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале, «Закрома» ҖЧҖ савымчысы Наталья Беспаловага «ТРның атказанган терлекчесе» исеме, «Агро-Основа» ҖЧҖ механизаторы Хәмит Шәрипҗановка «ТРның атказанган механизаторы» исеме, РҮХ нең план-икътисад бүлеге начальнигы Рузалия Шәрифуллинага «ТР ның атказанган икътисадчысы» исеме бирелде, «Шешмаойл» ҖЧҖ операторы  Самат Билаловка ТР Президентының Рәхмәте белдерелде.
Сугыш ветераннары Тубылгытаудан Хәниф Зариповка һәм Петропавел Бистәсеннән Григорий Быковка «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» медален һәм «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен тапшырганда залда утыручылар аларны аягүрә алкышладылар.
Район ветераннар советы рәисе Александр Скоков «Гаилә сугыш фотохроникалары» акциясендә катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде, ә район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов төп яңа ел чыршысын бизәү буенча республика конкурсында җиңү яулаганы өчен 3 нче дәрәҗә Диплом алды.
«Козлова М.И.» КФХ гендиректоры Николай Козловка район Советының Рәхмәт хаты һәм «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды, ә Яңа Чишмәдән яшь боксчы, Россия һәм республика ярышлары призеры Булат Хәйруллин Вячеслав Козлов кулыннан 20 мең сумлык сертификат алды (бүләкләнүчеләрнең фотоларын безнең novoshishminsk.ru. сайтында карагыз).
Шуның белән Яңа Чишмә муниципаль район Советының 57 нче утырышы үз эшен төгәлләде.

Азат МУСИН.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев