Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саналыр чак җитте: бүгеннән Бөтенроссия халык санын алу башланды

Бүген Россия күләмендә халык санын алу башланды.

14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк быелгы җанисәп яңалыкларга шактый бай булуы белән тарихта калачак. Коронавируслы катлаулы шартларда узуы белән генә түгел, беренче тапкыр анда электрон рәвештә катнашу мөмкинлеге бирелү белән дә үзгә ул.

Ни өчен кирәк?

Ун елга бер тапкыр уздырылучы халык санын алуның быелгысын озаграк көтәргә туры килде. Билгеле булганча, җанисәп былтыр ук узарга тиеш иде. Әмма пандемия аркасында ул башта быелның апреленә, аннан соң сентябрьгә, соңрак октябрьгә кадәр кичектерелде. Татарстанстат идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, республикада җанисәп үткәрүдә барлыгы 8,5 меңнән артык кеше катнаша. Аларның күпчелеген мәгариф һәм төрле оешма, предприятие хезмәткәрләре, җирле үзидарә органы вәкилләре тәшкил итә. Башка еллардан аермалы буларак, быел бу эшкә волонтерларны да җәлеп иткәннәр.

Яшерен-батырын түгел, арабызда ун елга бер үткәрелүче халык санын алуның асылын әле дә булса аңлап бетермәүчеләр шактый. Бу уңайдан төрле имеш-мимешләр дә ишетергә туры килә. Шуңа күрә тагын бер кат искәртеп китү артык булмас: җанисәп бернинди сораштыру да, тикшеренү дә түгел. Ул илдә яшәгән халыкның исәбен алудан гыйбарәт.

    Үз халкы, милләте, теле белән горурланган һәркем өчен мин менә шул милләттән, минем туган телем әнә шул дип тагын бер кат тәгаенләү, тамырларыңны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек тә ул!

Халык исәбе алуда катнашкан кешеләрнең шәхси мәгълүматлары беркая таратылмый, чәчелми. Анда катнашкан кешедән киләчәктә салым түләттерәләр икән дигән имеш-мимешләр дә дөреслеккә туры килми.

Татарстанның икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов бу урында җанисәпнең тагын бер әһәмиятле ягын атый. «Халык саны турында тулы мәгълүмат бюджет формалаштырганда да кирәк. Бу мәгълүмат кайсы районда күпме балалар бакчасы, хастаханә, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, музей, клуб, мәктәп төзергә кирәклеген аңларга ярдәм итә. Шуңа күрә халык санын алуда һәркемнең катнашуы мөһим», – ди ул.

Ничек катнашып була?

Җанисәптә катнашу ирекле. Быелгы халык санын алу өч төрле юл белән узачак. Беренчесе – инде без гадәтләнгән ысул: махсус киемнән булган исәпкә алучы өйдән-өйгә йөреп, фәлән адрес буенча яшәгән һәркем турында тулы мәгълүмат туплый. Өенә чит кеше кертергә теләмәүчеләр исә халык санын алуда моның өчен билгеләнгән махсус стационар урыннарга барып та катнаша ала. Алар, нигездә, күпфункцияле үзәкләрдә урнашачак. Стационар пунктлар 18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Аларның төгәл адресларын Татарстанстат (www.tatstat.gks.ru) сайтына кереп белергә була.

Башка еллардан аермалы буларак, быел җанисәптә онлайн рәвештә дә катнашырга мөмкин. Бу мөмкинлектән 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр файдаланырга була. Моның өчен кешенең Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси сәхифәсе булу мәҗбүри. Алга таба «Халык санын алуда катнашу» дигән махсус төймәгә басып, җанисәп битендәге төп сорауларга җавап биреп чыгарга кирәк. Гаиләдән бер кеше бөтен гаилә әгъзалары өчен җавап биреп чыкса да ярый. Халык санын алуга бәйле сорауларга җавап биреп бетергәч, анда катнашкан һәркемгә QR-код җибәреләчәк. Ул җанисәптә катнашканлыкны раслый. QR-код халык санын алучыларның базасына да җибәреләчәк. Өйгә килгән халык санын алучыга да шул кодны күрсәтәсе булачак. Ул аны базага килгән мәгълүмат белән чагыштырачак.

Нәрсә сораячаклар?

Халык санын алуда катнашучыларга барлыгы өч төрле исәпкә алу кәгазе тәкъдим ителәчәк (таблицада. – Д.Г.). Ил территориясендә даими яки унике айдан артык яшәүчеләргә Л хәрефе язылган бланк һәм торак шартлары турында П хәрефе белән билгеләнгән бланк тутырырга кирәк булачак. Россиядә вакытлыча яшәүче чит ил кешеләре В хәрефле бланкны тутыра.

    Бөтенроссия халык санын алу анкетасын рус теленнән тыш тагын 10 телдә тутырырга мөмкин булачак. Болар – корея, кытай, инглиз, башкорт, бурят, татар, тыва, чуаш, якут, үзбәк телләре. Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов сүзләренә караганда, халык санын алуда Россия территориясендә вакытлыча яшәүче чит ил кешеләре дә катнаша алсын өчен эшләнә бу.

Җанисәп бланкларындагы төп сораулар үзгәрешсез калган. Анда кешенең яше, җенесе, белеме, гаилә хәле күрсәтеләчәк. Анкета тутырганда исем, фамилия һәм әтиеңнең исемен күрсәтмәсәң дә була. Росстат базасына ул анкета шул килеш кенә кертеләчәк. Исәпкә алу кәгазендә яңа сораулар да бар. Әйтик, элегрәк кешедән эшлисеңме-юкмы дип кенә сораган булсалар, хәзер аңа эшенең торган җиреннән никадәр ераклыкта (шушы ук яки күрше торак пунктта, башка төбәктә һ.б.) урнашуын да әйтергә туры киләчәк. Бу сорау ярдәмендә белгечләр илгә читтән килеп эшләүчеләрнең төгәл санын ачыкламакчы. Халыктан керем чыганаклары турында да сораячаклар. Әмма аның төгәл күләмен күрсәтергә кирәкми. Анкетага әлеге сорау илдә үзмәшгульлекнең ни дәрәҗәдә үсеш алганлыгын, әлеге тармакка нинди ярдәм кирәклеген ачыклау максатыннан кертелгән.

Җанисәп анкетасында кешенең белеме белән бәйле сорауларда да үзгәрешләр бар. «Бу темага кагылышлы сорауларда «мәктәпкәчә белем» дигән яңа графа пәйда булды. Элегрәк урта һөнәри белем дип йөртелгән төшенчә хәзер – «квалификацияле эшче, хезмәткәр» һәм «урта звено белгече» дигән ике яңа пунктка бүленде. Кешенең югары белеме дә хәзер «бакалавриат», «специалитет», «магистратура», «югары квалификация кадрлары» дигән төшенчәләр белән билгеләнә», – дип ачыклык керттеләр безгә Татарстанстат идарәсендә.

Алда телгә алынган стандарт һәм яңа сораулардан тыш, җанисәп анкетасында йөрәк һәм намус кушканча җавап бирелергә тиешле төп ике сорау бар.

    Син нинди милләттән? Туган телең нинди? Шушы сораулар ярдәмендә җанисәп вакытында теге яки бу халыкның, милләтнең ни дәрәҗәдә бердәм, бер йодрык булып туплануы күзгә ташлана. Бердәмлекне сүздә генә түгел, кәгазьдә дә күрсәтә белү мөһим.

Үзен керәшен, мишәр, типтәр дип яздырган кешеләр халык санын алу нәтиҗәләре буенча татарларга кертеләчәкме, әллә инде аерым милләт булып исәпләнәчәкме? Соңгы арада әнә шул сорау тирәсендә бәхәсләр куерды бит. Аны Татарстанстат идарәсенә дә юлладык.

«Җанисәп вакытында халыкның милләтен һәм туган телен үзбилгеләве, шулай ук аларның бу сорауга җавап бирүдән баш тарта алу хокукы мәсьәләсендә Россия Федерация Конституциясенең 26 маддәсен төгәл үтәү каралган. Халык санын алучыга кеше үз милләтен билгеләгәндә аның җавабына йогынты ясарга тырышу, ачыклык кертү яки җавапны әйтеп җибәрү тыела», – диелгән идарәдән килгән җавапта. Журналистлар белән очрашуда исә Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина бу сорауга: «Ахыргы нәтиҗәләр чыгарганда, гражданнар язган һәр җавап исәпкә алыначак», – дигән иде. Халык саны нәтиҗәләре буенча бербөтен, бердәм булып калуыбыз үзебездән – тамырларыбызны тәгаен күрсәткән, «мин – татар» дигән төгәл җавабыздан тора, димәк.

Халык санын алучыны ничек танырга?

18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр халык санын алучылар, өйдән-өйгә йөреп, дәүләт хезмәте порталы аша яки стационар пунктларга барып җанисәптә катнашырга өлгермәгән кешеләргә сораулар бирәчәк. Халык санын алучының өстендә зәңгәр жилеты, сумкасы, шарфы, үзе белән махсус таныклыгы булачак. Ул халыктан алган мәгълүматны планшет ярдәмендә турыдан-туры базага кертеп барачак. Планшет эшләмәгән очракта ул кәгазь бланктан да файдалана ала. Сан алучы бар мәгълүматны кеше сөйләгәннәр буенча гына язып бара. Аңа ниндер документ күрсәтергә кирәкми. Әгәр документ күрсәтүегезне, керемегез турында мәгълүмат җиткерүне сорыйлар икән, бу хакта полициягә шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Бер вакыйга, яңалыкны да игътибардан читтә калдырмаган кырыкалдарлар бу очракта да төп башына утырта күрмәсен.

Йортыңда иркенләп кунак кабул итәр чак түгел. Өйдән-өйгә йөргән халык исәбе алучылар чир котырган чорда вирус таратмасмы дип шикләнүчеләр дә юк түгел. Татарстанстат җитәкчесе сүзләренә караганда, халык санын алып йөргән бу белгечләрдән куркырга кирәкми. Җанисәптә сорау бирүчеләрнең 70 проценты – коронавирустан прививка ясаткан яисә авырып терелгән кешеләр. Өстәвенә аларның һәркайсы битлек, пирчәткәдән булачак. Халык санын алу белән бәйле беренче нәтиҗәләр декабрьдә билгеле булыр дип фаразлана.

Сүз уңаеннан

Россия халкының 85 проценты халык санын алуда катнашырга тели. Респондентларның 40 проценттан артыгы җанисәптә дәүләт хезмәтләре порталы аша катнашырга җыена. Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Сораштыруда катнашучыларның нибары 9 проценты гына стационар пунктларга барачагын әйткән. Калганнары (29 процент) исәп алучыны өйдә генә көтәргә җыена. SuperJob порталы тарафыннан уздырылган икенче бер сораштыруда исә респондентларның 19 проценты җанисәптә бөтенләй катнашырга җыенмавын әйткән. Моның төп сәбәбен алар җанисәпнең ни өчен үткәрелүен аңламаулары, статистикага ышанмавы белән аңлаткан.

Чыганак "Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X