Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шахмай авылы музеенда «Чернобыль — 20 нче гасыр фаҗигасе» дип аталган хәтер сәгате узган

2016 елның 8 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән 26 апрель Чернобыль фаҗигасендә һәлак булганнарны Халыкара искә алу көне дип игълан ителде.

Чернобыль һәлакәте — 20 нче гасырның экологик һәлакәте дә ул. 38 ел элек СССР гына түгел, ә барлык Европа радиация тәмугына дучар ителде.


Әлеге көн уңаеннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында Шахмай урта мәктәбе укучылары өчен «Чернобыль — 20 гасыр фаҗигасе» дип аталган дәрес үткәрелгән. Укучылар һәлакәтнең масштаблары, авария урынында радиацияне бетерү эшләре, кешеләрнең батырлыгы, үлем куркынычы дәрәҗәсен тулысынча аңлап, ут белән көрәшкә беренче булып кергән батыр янгын сүндерүчеләр турында белгәннәр. Әңгәмә барышында атом станциясендәге авария турындагы видео — материаллар да күрсәтелгән, бу — чарада катнашучыларга 1986 елгы экологик һәлакәт масштабларын ачык күрергә, ЧАЭСтагы авариядән соң барлыкка килгән экологик проблемаларны тирәнтенрәк яктыртырга мөмкинлек биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев