Шахмай музеенда «Безнең авыл егетләре» дигән чара үткәрелгән
Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул — ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау.
«Армия» сүзе латинчадан «коралландырылган» дип тәрҗемә ителә. Ләкин армия корал белән генә түгел, ә үзенең кыю, батыр солдатлары белән дә көчле. Әлеге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана.
Үткәрелгән чара хакында музей мөдире Гөлүсә Баһаутдинова хәбәр итте.
-«Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында Шахмай авылы мәдәният йорты белән берлектә, «Безнең авыл егетләре» дип исемләнгән чара узды. Очрашуга авылыбыз яшьләре һәм Шахмай урта мәктәбе укучылары килгән иде. Алар үзара төрле өлкәдә көч сынаштылар: армиягә кагылышлы сораулар, мәкальне дәвам итеп бетерү, дөге бөртегеннән «Ватан» сүзен язу һәм башка күп төрле кызыклы биремнәр. Ярыш вакытында һәрберсе тырышлыгын, белемен, батырлыгын намус белән күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев