Шахмай музеенда «Россия бердәмлеге белән нык!» дигән патриотик сәгать үткән
Халыклар бердәмлеге көне - Россия дәүләт бәйрәме, ул 2005 елдан башлап 4 ноябрьдә билгеләп үтелә.
Бу көн - илебез тарихына хөрмәт һәм аның данлы традицияләрен дәвам итү билгесе. Дәүләт масштабында әлеге бәйрәм 1612 елның тарихи вакыйгалары белән бәйле.
Бәйрәм алдыннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында Шахмай мәктәбе укучылары өчен «Россия бердәмлеге белән нык!» дигән патриотик сәгать үткәрелгән. Бу хакта филиал мөдире Гөлүсә Баһаутдинова хәбәр итә.
Ул балаларга Халыклар бердәмлеге бәйрәменең барлыкка килүенә сәбәп булган вакыйгалар, илебез тарихының истәлекле битләре, Ватаныбыз геройлары турында сөйләгән.
Очрашу барышында балалар Россиянең бердәм булуы белән көчле икәнлеген аңлаганнар. Чара ахырында укучылар викторина сорауларына җаваплар биргәннәр, Ватан турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшергәннәр, кроссвордлар чишкәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев