Шахмай музеенда сугыш чоры балалары белән очрашу уздырдылар
-
Сугыш чыккан көнне хәтерлим мин,
Бүгенгедәй ачык хәтерлим.
Күзе яшьле, hаман көлеп торган
Йөзе кырыс иде әтинең.
Кайсыбызны кочып йокласын ул,
Ничек дүрткә бүлсен бер төнне?!
Әй, син, тормыш, нигә гел-гел шулай
Аямыйсың икән беркемне?
Төшендәме күреп уянды ул
Олаучылар атлар җиккәнне:
«Балаларым», - диде, бүтән бер сүз
Әйтер өчен көче җитмәде.
Кабатлады микән аерылганда:
«Балаларым, боек булмагыз…»
Ә калганын авыл башындагы
Ялгыз каеннардан сорагыз.
(Рәшит Гәрәй шигыре)
Быел 22 нче июнь көнне сугыш башланганга 85 ел була... Аның дәhшәте – көл булган шәhәр авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр, әти-бабайлар каберлегендә. Сугышның сагышы – балалар йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар – утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык алар. Без аларны сугыш чоры балалары дип йөртәбез.
.jpg)
19 нчы июнь көнне, әлеге дәһшәтле көнне искә алып, “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее”нда музей җитәкчесе һәм китапханә мөдире белән мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне һәм сугыш чоры балалары өчен “Бүгенгедәй хәтерлибез” дип исемләнгән очрашу уздырдылар. Олы яшьтә булуга карамастан, алар хәтер сукмакларын яңартып, авыр балачак истәлекләре белән уртаклаштылар, үз җилкәләрендә татыган ачлык-ялангачлык, утлы еллар турында сөйләделәр. Музей заллары буенча экскурсия үткәннән соң, аралашу чәй өстәле артында дәвам итте.
.jpg)
Күңел күкләрегезнең түренә
Кояш эләбез.
Түзем hәм сабыр булганыгыз өчен
Алдыгызда
Җиргә кадәр башыбызны иябез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев