Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайлаучылар белән очрашу

15 майда Яңа Чишмәдә алдан тавыш бирүләрдә (праймериз) катнашучыларның сайлаучылар белән очрашуы булып узды.

Очрашуда катнашу өчен дүрт кеше гариза биргән: Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева, Яр Чаллы институты доценты Андрей Швеев һәм Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова очрашуның модераторы иде. Ул очрашуда катнашучыларның һәрберсенә чират буенча сүз бирде. Катнашучыларның барысы да билгеләнгән регламент кысаларында үзләре, үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм сайлаучыларның сорауларына җаваплар бирделәр. Сораулар экологиягә, демографик торыш, ВУЗ тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру һ.б. кагылышлы иде.
“Бердәм Россия” партиясе илдә үз кандидатларын алдан тавыш бирү юлы белән билгеләүче бердәнбер партия. Ул 26 майда булачак. Ул көнне республикада 460 санау участогы ачык булачак (безнең районда – 5, шул исәптән 1 – Яңа Чишмәдә). Ул көнне теләге булганнар алдан тавыш бирү өчен үзе пропискада булган урынга якын участокка килә алалар.
Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге булдырылачак. 
Азат Мусин.
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X