Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайлаучылар үзара салым өчен тавыш бирделәр

Узган якшәмбе, 1 декабрьдә, Яңа Чишмәдә үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча референдум узды.


- Гражданнарның күбесе куелган сорауларга «әйе» дип җавап бирде, - диде безгә район башлыгы урынбасары Надежда Попкова. – Тавыш бирүдә катнашкан 2209 сайлаучының (исемлеккә кертелгән 58,42%) 1963е (88,86 %) бюллетеньдә күрсәтелгән үзара салым күләме һәм башкарылырга тиешле эшләр төрләре өчен «әйе» дип тавыш бирде.
Быел Яңа Чишмәдә үзара салым акчасына байтак эш эшләнде. Бу-су белән тәэмин итү системасы объектларын ремонтлау, зиратларны карап тоту һәм төзекләндерү, шулай ук тротуарларны, парклар һәм скверлар территорияләрен кардан чистарту өчен мини-трактор сатып алу. Быел кыш район үзәгендәге тротуарлар чиста булыр дип өметләнәбез.
Ноябрь аенда узган җыеннарда белдергән халык фикерен исәпкә алып, 2020 елга да шактый мөһим мәсьәләләр планлаштырылган. Бу - Яр буе һәм Бакча урамнары буйлап тротуар төзү, район үзәгенең берничә урамында энергия саклаучы яктырткычлар сатып алу һәм урнаштыру, паркта җәяүлеләр сукмагы төзү һәм православие зиратын төзекләндерү.
Шулай итеп, Яңа Чишмәдә референдум булды, район үзәгенең һәр балигъ булган кешесеннән (студентлар - «очниклар», 1 төркем инвалидлар, сугыш ветераннарының тол хатыннары һәм интернат-йортта яшәүчеләр үзара салым акчаларыннан азат ителә) үзара салым буенча 250 сум акча җыюга ризалык алынды. Хәзер 2020 елның март ахырына кадәр үзара салым буенча акча җыярга кирәк.
Авыл җирлегендә җыелган акчага документлар рәсмиләштергәннән соң, Татарстан Хөкүмәте дүрт тапкыр арттырылган субсидияләрен өстәячәк.
Аннары билгеләнгән эшләрне башкарырга кирәк булачак. Акчаны тиешенчә, ягъни бюллетеньнәргә чыгарылган мәсьәләләрне хәл итү өчен файдаланачаклар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов актив тормыш позициясе күрсәткән барлык сайлаучыларга, Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитетына, сайлау комиссияләре әгъзаларына һәм район активына Яңа Чишмәдә референдумны тиешле дәрәҗәдә әзерләгәннәре һәм үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Азат МУСИН.
Ольга Иванова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев