Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Семен Карточкин:“100 гә чаклы һәм аннан соң да яшәрбез әле!“

Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны Семен Васильевич Карточкинга бу якшәмбедә 99 яшь тулачак.

Безнең районда анардан да олырак кеше юк: ул бердәнбер иң өлкән сугыш ветераны һәм өлкән кеше.
2017 елның декабреннән ветеран үзенең кызы Елизавета белән Яңа Чишмә авылына яшәргә күченәләр. Черемуховодагы зур йортларын сатканнар һәм монда иркен, җиһазлары һәм мебельләре булган заманча йорт сатып алганнар. Якын кешеләренә якынрак урында төпләнгәннәр: Яңа Чишмәдә Елизавета Семеновнаның кызы Галя һәм оныгы Наташа яши. Өйдә бүлмәләр күп, Семен Васильевичның үз "кабинеты", бик җылы, матур, асылмалы түшәмнәр - ул канәгать. Мунча, ванна бүлмәсе һәм башка уңайлыклар бар. Яңа өйдә Семен Васильевичка бик ошый, төгәлрәк итеп әйткәндә, Елизаветасы янәшәдә булганда, аңа һәр җирдә яхшы. Кызы кая, ул шунда. Шушы яшькә кадәр яши алуы да кызының кайгыртуы, игътибары һәм хөрмәтләп каравы аркасындадыр, мөгаен.
Биш ел элек без ветеран янында булган идек, ул бер дә картаймаган, киресенчә, яшәреп, тазарып киткән. Без инде монда килгәндә тагы да олыгайган, җыерчыклар баскан карт бабайны күрербез дип уйлаган идек, ә безнең каршыда яшь чырайлы, 62 яшьләр тирәсендәге пенсионер ир утыра диярсең.
Сугыш башлангач, Семен Васильевичны фронтка башта алмаганнар (тумыштан аякларындагы авыруы аркасында). Хатын-кызлардан торган трактор бригадасында бригадир булып эшләгән, кызларга авыр тракторларны кабызып җибәрергә булышкан. 1943 елда фронтка киткән, миномет полкы бүлегендә командир булган. 1945 елның февралендә яраланган, өч ай госпитальдә дәваланган. Аннан соң 1946 елның маена чаклы саперлар бүлегендә командир булып хезмәт иткән. Курск сугышларында, Германиядәге каты сугышларда катнашкан кече сержант Карточкин "Батырлык өчен", "Сугышчан хезмәтләре өчен", һәм "Германиядә җиңү өчен" медальләре белән бүләкләнгән.
Үзе ул Волчья Бистәсеннән, сугышка кадәр өйләнгән булган, 1941-1942 елларда кызы һәм улы туган. Хатыны аны сугыштан көтеп алган, 40 ел бергә яшәгәннәр, шуның соңгы 8 елында Семен Васильевич параличланган хатынын караган. Утыз ел комбайнда эшләгән, 1970 елда аны игеннәрне яхшы сыйфатлы итеп суктырганы өчен Ленин ордены белән бүләкләгәннәр. Әмма хатыны чирләгәннән соң, ул водокачкага слесарь булып күчә.
- Ходай Тәгалә аңа сәламәтлекне әни өчен дә бирәдер, мөгаен. Аның кебек бер генә ир-ат та хатынын карамагандыр, - ди Елизавета Семеновна. - Без үскәндә мохтаҗлык булмасын дип тырышты: көндез басуда эшләсә, кичләрен кешеләргә мич чыгарды, төннәрен киез итек басты. Безнең әти эш аты.
Семен Васильевичның 7 баласының өчесе инде бакыйлыкка күчкән, 20 ел бергә гомер иткән икенче хатынын да җирләгән. Алты ел ялгызы гына яшәгән, ә көннәрдән бер көнне бер сәбәпсез ветеранны үз өендә явыз кешеләр кыйнап чыга. Озак вакыт дәваланганнан соң аны кызы Елизавета ире белән үзләренә Черемухово Бистәсенә алып китәләр. Инде кызының ире вафатына да 14 ел вакыт узып киткән. Балалары Иван белән Анна Украинада яши, Екатерина - Мәскәүдә, Елизаветаның кызы Рая - Түбән Камада, кияве һәр атна саен бабайны мунча кертергә кайта. Оныкчыклары белән бергәләп Семен Васильевич телевизордан яраткан спорт тапшыруларын карый. Аның 14 оныгы, 18 оныкчыгы һәм оныкчыгының да бер баласы бар (2 яшьлек). Яңа елда дус гаиләдә өй туен да билгеләп үткәннәр. Якынрак яшәгәннәре - түбәнкамалылар, Елизавета Семеновнаның кодагые һәм Екатерина кайткан.
Семен Васильевич кунаклар каршы алырга ярата. Кулыннан килгәнчә кызына аш бүлмәсендә булыша да әле, мәсәлән, урындыкка утырган килеш пилмәннәрне куеп һәм санап тора. Шунысы яхшы, бабайның әлегә исәнлеге сынатмый.
Гаилә өстәл янына җыелганда, Семен Васильевичның үз урыны бар. Яңа елда башкаларга кушылып хәтта җырлаган да әле ул. Ул күп кенә борынгы рус халык җырларын белә һәм яратып җырлый, яшь чагында менә дигән гармунчы булган.
Ветеран хәзер дә үткәннәр белән яши: басуда ничек эшләүләрен, сугышта булуын, балачак елларын бик еш искә ала. Семен Васильевич шулай озак яши алуына үзе дә ышанмый. Районда сугышта катнашучылар бик аз калды бит инде, ә сугышның башыннан азагына чаклы булучылар - ике-өч кенә. Алар - безнең сугыш турындагы тере хәтер.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев