Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сергей Шолгин: «Үз эшемне яратам»

27 октябрьдә Автомобильчеләр көне билгеләп үтелә

Безнең районда намуслы, башкаручан машина йөртүчеләр аз түгел. Алар арасында 2 нче «Стрела-М» автоколоннасы шоферы Сергей Шолгин да бар.

Сергей Екатерина Бистәсендә туып-үскән. Мәктәпне тәмамлагач, ДОСААФ мәктәбендә машина йөртүче һөнәрен алган һәм 1988 елда туган авылында -«Шешминский» совхозында иске ГАЗ - 51 автомобиле руле артына утырган.

Шуннан бирле ул инде 36 ел руль артында. Совхоздан соң район үзәгендә эшләгән - райПО рәисенең шоферы, аннары райгазда һәм 7 елдан артык Мәшгульлек үзәгендә шофер булган.
 Ә 2001 елдан Сергей нефть компаниясендә машина йөртүче булып хезмәт куя. Башта 18 ел вахта автобусын йөрткән, ә хәзер - УАЗда йөри.

- Вахтачыларны ташыганда, бөтен Россияне йөреп чыктык, дип әйтергә дә була, - ди Сергей. - Пермь краена, Оренбургка, Самарага, Башкортстанга командировкага йөрдек. 2-3 атна өйдә булмый идек. Хәзер мин инде алтынчы ел УАЗикта эшлим, нигездә Татарстан буенча гына йөрим. Эшем ошый, барлык шартлар да тудырылган, яхшы хезмәт хакы алабыз.
Автоколонна начальнигы Андрей Котов Сергей Шолгинның намуслы һәм башкаручан хезмәткәр булуын билгеләп үтте.  «Сергей барлык йөкләмәләрне вакытында һәм сыйфатлы үти, машинасы һәрвакыт каралган һәм йөреп тора, нефть компаниясе җитәкчелегеннән бүләкләргә ия», - дип билгеләп үтте ул.

Сергейның әти-әнисе техникага катнашы булмаган һөнәр ияләре - икесе дә терлекчелектә эшләгән. Ә менә аларның уллары - Сергей һәм Николай -машина йөртүчеләр (Николай район хастаханәсендә «Ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчесе булып эшли).

 Сергей 1992 елда якташы, чибәр кыз Иринага өйләнгән. Алар ике кыз -Наталья һәм Екатеринаны тәрбияләп үстергәннәр, хәзер инде оныкларына сөенеп гомер итәләр.

Һөнәри бәйрәм - Автомобильчеләр көне алдыннан Сергей Иванович Шолгинны һәм барлык машина йөртүчеләрне бәйрәм белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, иминлек, тигез имин юллар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев