Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сергей Россинский: «Полиция сафларын яшьләр тулыландыра»

Полициягә хезмәткә кабул иткәндә югары таләпләр куела.

Татарстанның аерым полиция бүлекчәләрендә кадрлар кытлыгы сизелә. Пенсиягә чыккан хезмәткәрләрне алыштырыр кеше юк, сәбәпләрнең берсе дип дәгъва кылучыларга карата куелган таләпләрне атыйлар.
Яңа Чишмә Эчке эшләр бүлегендә шундый проблема бармы һәм кадрлар мәсьәләсе ничек хәл ителә - шәхси состав белән эшләү буенча полиция начальнигы ярдәмчесе, эчке хезмәт майоры Сергей Россинский белән әңгәмәбез шул хакта.
- Сергей Леонидович, сезнең бүлекчәдә кадрлар проблемасы бармы?
- Бүгенге көндә бер вакант вазыйфа бар, моңа кандидатларны - иң лаеклыларын сайлаячакбыз.
- Кадрлар мәсьәләсе ничек хәл ителә?
- Армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр белән очрашабыз, аралашабыз, безнең хезмәттәге өстенлекләр турында сөйлибез.
- Дәгъва кылучыларга карата таләпләр бик югары, диләр. Аларны атап үтегез әле.
- Эчке эшләр министрлыгы сафларында хезмәт итәргә теләүчеләрнең сәламәтлеге, психикасы нык булу, алкогольгә һәм наркотикларга тартылу, хөкем ителгәнлекләре булмау һәм хәрби хезмәт үткән, шулай ук вазыйфасына карап тиешле белеме булырга тиеш. Югары юридик белемле, яшь  һәм сәламәт амбицияле булуы хуплана.
- Ә мондый кешеләрне полиция хезмәтенә нәрсә җәлеп итә ала?
- Матди өстенлектән башлыйк: тоткарлыксыз лаеклы хезмәт хакы; көзге-кышкы һәм язгы-җәйге сезоннарга бушлай формалы кием; 10 елдан соң бушлай торак бирелә. Шулай ук түләүсез медицина тәэминаты, больничный листларны 100 процент түләү, бераз түләп ведомство санаторийларында ял итү. Хезмәткә (эшкә) кергәннән соң, читтән торып уку формасында, стажны югалтмыйча һәм хезмәт хакын саклап, бушлай укырга була. Ведомство карамагындагы югары уку йортларында зур стипендия. Мәктәптән соң югары уку йортына укырга кергәндә, уку еллары да, армиядә хезмәт итү дә стажга керә.
Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә ташламалар балалар лагерьларында, балалар бакчаларында һәм яшәү урыны буенча мәктәпләрдә урыннар алганда да каралган; полицейский туганнары өчен дә өстенлекләр бар.
- Яшьләр белән, аерым алганда, мәктәп укучылары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары белән аларның булачак һөнәрләрен сайлаганда нинди чаралар үткәрәсез?
-Эчке эшләр министрлыгы ветераннарын чакырып, уку йортларында әңгәмәләр һәм очрашулар уздырабыз, «Батырлык атналары», «Ачык ишекләр көннәре» оештырабыз, уку йортларының абруен күрсәтеп, район газетасы белән хезмәттәшлек итәбез, анда якташларыбызның батырлыгы, полицейскийларның көндәлек хезмәте турында сөйлибез.
- Һәм нәтиҗәсе нинди: хокук саклау органнары сафларында хезмәт итәргә теләүчеләр күпме?

- Күп, дип әйтмим, әмма безнең районда мондый яшьләр бар, дөрес, кызганычка каршы, сайлап алуны берничәсе генә уза. Аның каравы нәкъ менә шундый яшьләр безнең сафларны тулыландырачак та.

- Рәхмәт.
Әңгәмәне Лариса ФЕДОРОВА алып барды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев