Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сертификатлар тапшырылды

1 июньдә - Балаларны яклау көнендә район ЗАГС бүлегендә дүрт гаилә ана капиталына Сертификат алды. Пенсия фонды бүлеге начальнигы Ольга Попкова һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякупова сертификатларны тантаналы шартларда, матур итеп тапшырдылар. РҮХ хезмәткәре Айсылу Мотыйгуллина безгә гаиләләрендә инде өч кыз үстергәннәрен, аларга 22, 16 һәм 14 яшь тулуын,...

1 июньдә - Балаларны яклау көнендә район ЗАГС бүлегендә дүрт гаилә ана капиталына Сертификат алды. Пенсия фонды бүлеге начальнигы Ольга Попкова һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякупова сертификатларны тантаналы шартларда, матур итеп тапшырдылар.
РҮХ хезмәткәре Айсылу Мотыйгуллина безгә гаиләләрендә инде өч кыз үстергәннәрен, аларга 22, 16 һәм 14 яшь тулуын, инде менә күптән көткән уллары пәйда булу турында сөйләде. Гаилә аны уллыкка алган, Рәсим дип исем кушканнар, яңа әти-әни улларыннан гаиләгә тәрбиягә алынуын яшерергә уйламыйлар.
-Ул үсеп җиткәч, без аңа: "Без сине табып, бик дөрес эшләдек", - диячәкбез ди күп балалы әни. -Ә ана капиталы акчасын улыбызны киләчәктә укытуга тотарга ниятлибез. ДИПИ хезмәткәре Оксана Добрынина икенче кат әни булган, алар гаиләсендә кыз (Виктория) туган, сабый туу гаиләнең торак мәйданын арттыру мөмкинлеге бирәчәк.
Наталья Манченко гаиләсендә әтисенең горурлыгы һәм сөенече булып уллары Матвей туган. Бу бәйрәмгә гаиләләре белән, кызларын да алып килгәннәр. Бу гаилә йорт төзи башлаган, гаилә капиталы төзелеш өчен бик урынлы. Наталья Овчинникова ире белән әлегә торак төзергә керешмәгән, ана капиталы сертификаты исә шул мәсьәлә өстендә уйлау мөмкинлеге бирә.
Ана капиталына карата кайсыдыр гаиләдә планнары үзгәрергә дә мөмкин. Тик барыбер ул акча аналарны яклауга, гаиләне ишәйтүгә тотылачак. Закон кабул иткәндә хөкүмәт тә нәкъ шул максатны күздә тоткан.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев