Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сезнең ярдәм кирәк

    Балалар ничә яшьтә булуларына карамастан, һәрчак актив, кызыксынучан булалар. Алар шулай итеп дөньяны танып беләләр, әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашалар. Тик авыру балаларның һәрьяклап үсү, белем алу, тормышка сөенү, яшьтәшләре белән уйнау мөмкинлеге чикле. Алар өчен дөнья больница палаталары яки үз бүлмәсе, якын кешеләре, табиблар, үзләре кебек авыру балалар белән аралашу мөмкинлеге...

    Балалар церебраль параличы - җитди авыру, ул гомер буена гарип булу һәм күп чыгымнар таләп иткән дәвалану дигән сүз. Гадәти гаиләнең тиешле процедуралар үткәрү һәм дарулар сатып алу мөмкинлеге чикле, ә алардан башка баланың хәле яхшырмый. Өстәвенә, соңлабрак башланган дәвалау да уңай нәтиҗә бирми. Ярдәмне вакытында күрсәтү өчен кыска срокта зур акчалар кирәк. Бу очракта бердәнбер юл - хөрмәтле Яңа Чишмә районы халкы, сезгә мөрәҗәгать итү.
    Хәзергесе вакытта Яңа Чишмә районында төрле дәрәҗәдәге ДЦП диагнозы белән 12 бала яши. Инвалид балалар ел саен социаль яклауның республика тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалану үтәләр, активрак ата-аналар елына ике мәртәбә дәва алырга җитешәләр. Аннан кала, республиканың һәм федераль сәламәтлек саклау учреҗдениеләрендә дәваланалар.
    Физик мөмкинлеге чикле булган шундый балаларны тәрбияләү, дәвалау, физик һәм рухи яктан үстерү зур хезмәт сорый. Бу бала өчен дә, аның әти-әнисе өчен дә авыр сынау. Бала авыруын җиңеп нормаль кеше булсын өчен зур тырышлык, түземлелек, чыгымнар кирәк. Статистика буенча гадәттә шундый гаиләләрдән психологик авырлыкка чыдый алмыйча әти кешеләр китә. Ә әниләр эшләрен ташлап, бөтен барлыкларын баласы белән шөгыльләнүгә багышлыйлар. Гаилә тулы булса да, тернәкләндерү үтү, җиһазлар алу өчен җитәрлек акча эшли алмый, чөнки алар бик кыйммәт тора.
    Бездәге авыру балалары булган гаиләләр дә балаларын тернәкләндерүгә мохтаҗ, бу эш сез ярдәм итсәгез генә мөмкин булачак. Без битараф булмаган кешеләрне балаларга ярдәм итәргә чакырабыз. ДЦП- ул әле хөкем карары түгел, һәм Сез күрсәткән ярдәм аларны дәвалауга һәм мөстәкыйль тормышка аяк басарга булышачак.
    Ярдәмегез һәм безне аңлавыгыз өчен рәхмәт.
    Белешмәләр өчен тел.: 2-20-15.
    Социаль яклау бүлеге,
    Әлфирә
    ГАЙФЕТДИНОВА
    Үзегезнең иганәләрегезне Сез "Яңа Чишмә районының социаль-икътисадый үсеш" Хәйрия фонды счетына күчерә аласыз.
    Банк реквизитлары:
    ИНН 1631008606
    КПП 163101001
    ОГРН 1121600004020 р/с 40703810801050007011
    в ОАО АИКБ "Татфондбанк" г. Казань
    БИК 049205815 к/с 30101810100000000815
    Назначение платежа: Добровольное пожертвование для детей с заболеванием ДЦП
    (ред. буталчыклар булмасын өчен банк реквизитларын урысча калдырдык).
    Җыелган һәм тотылган акчалар турында исәп-хисап сайтта һәм район газетасында бастырылачак. Һәрбер иганәче үзе тапшырган акчаның нәрсәгә тотыласын контрольгә ала ала. Оператив мәгълүматлар акча җыюның барышы турында да, дәвалау нәтиҗәләре турында да биреләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: