Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шахмай авылы тарихы

Соңгы елларда кешенең үз нәселенә, тарихына карата игътибары артты. Шунлыктан Шахмай авылының революциягә кадәрге тарихы белән кызыксынучылар өчен түбәндәге материал кирәкле булыр дип уйлыйм.

"Шура" исемле дини альманахта тарих фәннәре кандидаты, Аксубай районы Түбән Татар Майнасы авылы мәктәбе директоры Рафик хәзрәт Насыйровның "Сембер өязе һәм Көнбатыш Кама аръягы авыллары арасында этногенетик бәйләнешнең тарихи нигезе" мәкаләсе басылып чыкты. Мәкаләдә Чүпрәле һәм Чистай сөйләмендәге охшашлыклар турында сүз алып барыла. Анда билгеләп үтелгәнчә, безнең авылларга йомышлы татарлар нигез салган. Әлеге хезмәт миндә зур кызыксыну уятты һәм мин Рафик Гомәр улы белән элемтәгә кердем. Ул Шахмай авылының килеп чыгышы, авылның дин һәм мәктәп тарихы турында үзенең архив материаллары нигезендә төзелгән тагын бер хезмәте белән уртаклашты, безгә әлегә кадәр кайсыдыр китаптан алынган Болгар чоры картасы күчермәсе нигезендә туган ялгыш фикерне ачыкларга ярдәм итте. Картаның борынгы гасырга карамаганлыгы, анда бары тик археологик истәлекләр табылган урыннар гына китерелгән булуы ачыкланды. Болгар һәм Урда чорына караган борынгы кала һәм авыл урыннары меңләп исәпләнсә дә, аларның дистәләгәне генә үз исемнәрен саклап калган икән. Шул исәптән, безнең авыл тирәсендәге борынгы торулыклар да "Шахмай" исемен йөртмәгән.
Рафик Гомәр улының Шахмай авылы тарихы турындагы түбәндәге мәгълүматларын тәкъдим итәм.
Археология
ни сөйли
Археологик материаллар буенча Шахмай авылы җирлегендә урта гасырлар дәверендә үк утрак тормышлы халык яшәгәнлеге билгеле. Хәзерге авылның төньяк өлешенә каршы, Чыгдай инешенең уң ягында 840000 кв. м. мәйданны биләгән болгар авылы булган (археологик белешмәлекләрдә - II Шахмай авыллыгы). Тагын бер болгар авылы Шахмайдан 0,6 км төньяк-көнбатыш тарафта 12000 кв. м. мәйданда урнашкан булган (I Шахмай авыллыгы). Әлеге ике авыл да монгол яуларына кадәрге чорга карый дип китерелә. Ләкин ул урыннарда җентекле тикшеренүләр үткәрелмәгән. Шахмай җирләрен дә эченә алган Тубылгытау шәһәре тирәлегендә халыкның XV гасырда да яшәгәнлеге билгеле. Бу төбәкнең урта гасырлар тарихын тулырак күзаллар өчен тагын да тирәнрәк археологик тикшеренүләр үткәрү таләп ителә.
Авылның барлыкка килүе
Архив документлары арасында хәзерге Шахмай авылының барлыкка килүенә кагылышлы ике төрле чыганак бар. Аларның беренчесе - Казан адмиралтействосы карамагына тапшырылган лашманчы йомышлы халык теркәлгән 1745 нче елгы II ревизия кенәгәсе. Әлеге документ буенча Шахмай авылының барча халкы 1719-1723 нче еллардагы I нче һәм 1745 нче елгы II нче ревизияләр арасында төрле җирләрдән күченеп килүчеләрдән гыйбарәт. Әлеге ике ревизияләр арасында вафат булган һәм төрле җирләргә киткән йомышлылар исәпкә алынган башка бер кенәгәдә кайбер кешеләрнең Шахмай авылына 1722 нче елда күченүләре турында язылган. Бу документта авыл "Новопоселенное Шахмайкино", ягъни яңа барлыкка килгән дип китерелә. Димәк, әлеге чыганаклар авылга 1720-1722 нче еллар арасында нигез салынуын дәлилли.
Чыганакларның икенчесе авыл мәчете тарихына бәйле. 1742-1743 нче елларда чукындыручы каратуннар тарафыннан мәчетләрне җимерү афәте Шахмайны да читләтеп узмый. Әлеге вакыйгаларга кагылышлы документта Шахмайның җимерелгән мәчете 1700-1705 нче еллар тирәсендә салынганлыгы турында язылган. Мәчет халыксыз була алмаганны күздә тотсак, XVIII гасыр башында авылның инде яшәгәнлеге ачыклана. Ләкин бу версияне ныгытырлык башка төрле документның әлегә табылганы юк.
Борынгы
бабайлар
Авылның исеме аңа нигез салучы Шахмай Биктимер улы хөрмәтенә кушылган. Бу кеше авыл халкы исәпкә алынган ревизия кенәгәләрендә "Шихмайка Биктемиров" дип китерелә. Аның 1682-1750 нче елларда яшәгәнлеге һәм 1719 нче елдан соң Ялтан (хәзерге Татар Ялтаны) авылында урнашуы, ә аннан Шахмайга күченгәнлеге билгеле. Шахмай бабайның Исмәгыйль исемле энесе (1715 нче елгы), Актимер (1725 нче елгы) һәм Әбүбәкер (1738 нче елгы) исемле уллары булган.
1760 нчы еллар тирәсендә Шахмай янәшәсендә Алатыр өязенең Ендовище авылыннан күчеп килгән Шәриф Кипаев дигән кеше яңа авылга нигез сала. Авыл ревизия кенәгәсендә "Новопоселенная деревня на речке Черном Ключе" дигән исем белән китерелә. 1772 нче елда бу авылда 11 ир-ат һәм 11 хатын-кыз теркәлгән. Алар барысы да Шәриф Кипаевның гаилә әгъзаларыннан була. Шуннан соңгы чорга караган документларда бу авыл башка телгә алынмый. Күрәмсең Шахмай киңәю белән ике авыл бергә кушылып киткәндер.
Авыл халкының
йөкләмәләре
Казан ханлыгы яулап алынганнан соңгы 170 еллык дәвердә татар халкы нигездә ике эре катлау - йомышлы һәм ясаклы кешеләргә бүленеп йөртелгән. Шахмай авылын нигезләүче бабайлар һәм аларның нәселләре йомышлы татарлар катлавында торган. Йомышлы татарлар (служилые татары) дип Мәскәү дәүләтенә хезмәттә торган халыкны атаганнар. XVIII гасыр башларына чаклы аларның төп бурычы хәрби хезмәт саналган. Хезмәт хакы буларак бирелгәнлектән, йомышлыларның җирләре шәхси милектә исәпләнгән һәм бу хокук күпчелек очракта нәсел буенча аталарыннан улларына тапшырылган. Җирләре шәхси милек саналганлыктан, йомышлылар белән дәүләт җирләреннән файдаланучы ясаклы татарлар бер авылда яшәмәгән. Шул сәбәп белән йомышлы авылларга чуаш, мукшы кебек халыклар да урнаша алмаган. Мондый хәл XVIII гасыр ахыры - XIХ гасыр башларына чаклы дәвам итә.
Петр I 1718-1724 нче елларда уздырган реформалары татар халкының барча катлаулары тормышында зур үзгәрешләр китереп чыгара. Йомышлы һәм ясаклы татарларның хокуклары тигезләштерелеп, алар барысы бергә "дәүләт крәстияннары" дигән яңа төр разрядка кертеләләр. Шулай да "ясаклы", "йомышлы" дип аталу гадәт буенча XIХ гасыр урталарына чаклы дәвам итә. 1718 нче елдан Казан һәм Воронеж губерналарында яшәгән йомышлы татарлар барысы да адмиралтейство карамагына тапшырыла. Аларга элек үтәгән хәрби хезмәтләре урынына Казан адмиралтействосында кораблар төзү өчен агач әзерләү бурычы йөкләнә. Халык телендә бу йөкләмә "лашманчылык" дигән исем белән таныла. 1745 нче елгы II ревизия кенәгәсендә Шахмай авылының ир-ат җенесеннән булган барча халкы 249016 нчыдан 249127 нчегә кадәрге лашманчы номерлары белән тамгаланган.
Йомышлы татарлар хәрби катлау саналган чорда үзләренең аерым гаскәри берләшмәләрендә хезмәт иткәннәр. Бу аларга урыслар белән буталышмаска һәм милли сыйфатларын сакларга мөмкинлек биргән. 1737 нче елдан йомышлылар, башка түбән катлау вәкилләре белән беррәттән, Петр I төзегән регуляр гаскәргә рекрут бирергә мәҗбүр ителәләр. Ул вакытта рекрутлар гомерлек хезмәт өчен алынган һәм якыннары өчен аларны озату мәңгегә хушлашуга тиң булган. Шахмай авылыннан беренче рекрутлар 1755 нче елда алына. Болар - Шахмай бабайның улы Әбүбәкер һәм Хәсән Акбирдинның улы Миндән. 1762 нче елга чаклы тагын Батей Аделшинның улы Әлмәмәт тә рекрутлыкка алына.
XVIII гасырның ахырында татар халкы тормышына үтеп кергән уңай үзгәрешләр шахмайлылар өчен дә отышлырак катлауларга күчү мөмкинлеген бирә. 1782 нче елда өяз шәһәре статусы алган элеккеге Чистай авылы Кама аръягының иң эре сәүдә үзәгенә әверелә. Шуңардан файдаланып, моңа кадәр шул төбәк авылларында яшәп, лашман йөкләмәсен башкарган йомышлы татарларның эшлекле вәкилләре сәүдәгәр һәм мещан катлавына язылып шәһәргә күчү мөмкинлеге ала. Моңа мисал итеп элек Шахмайда яшәгән Мөхетдин Сәетборһанов гаиләсенең һәм бертуган Габделгафур, Габделмәҗит, Габделсаттар, Мөктәсим Сәлиевларның 1800-1802 нче елларда мещан катлавына күчеп, Чистайда урнашуларын китерергә мөмкин. Шулай итеп, Чистай татар мәхәлләсенең оешып китүендә шахмайлыларның да өлешләре бар.
XIX гасыр азагы-XX
гасыр башында
Шахмай
авылының
хуҗалык үсеше
(P.S.:Бу теманы яктыртуда Зирекле музеенда булган архив материаллары һәм Шахмай мәктәбендә сакланган истәлекләр кулланылды.)
Казан губернасының Чистай өязе Каргалы волостена караган Шахмай авылында 1859 елны 245 хуҗалыкта дәүләт крестьяны исәбенә керүче 780 ир-ат, 758 хатын-кыз яшәгән. Авылда мәчет эшләгән. 1875 елны авылда кеше саны 1632 гә җитә. 1 ел эчендә 26 никах укытылган, 40 ир бала, 28 кыз бала туган. Үлем-китем: 18 ир-ат, 27 хатын-кыз. 1880 елда 2 укытучы укытканлыгы мәгълүм (1- ир-ат, 1- хатын-кыз). Алар барлыгы 45 ир балага һәм 35 кыз балага белем биргән. Авыл халкы вак һөнәрчелек белән бик аз шөгыльләнгән. 1883 елга Чистай өязе исправнигы биргән отчеттан күренгәнчә, 5 хатын-кыз киндер туку, 5 кеше умартачылык белән шөгыльләнгән. Шулай ук 6 балта остасы , 3 шәхси җил тегермәне халыкка хезмәт күрсәткән. 34 ир-ат һәм 10 хатын-кыз читкә китеп эшләгән. 1883 елда авылда 1698 кеше яшәгән, халыкка мәчет, мәктәп, 2 кибет хезмәт күрсәткән. Волость старшинасы Кәримов мәгълүматларыннан: 1884 елда авылда 287 йорт, 1543 кеше (шул исәптән 861 ир-ат, 682 хатын-кыз) булганлыгы күренә. 1892 елда 344 йорт, 914 ир-ат, 913 хатын-кыз яшәгән, 2 агач мәчет эшләгән. 1896 елда йортлар саны 305кә кала (39га кими), нәрсә булганлыгы билгесез. Өлкән буыннан язып алынган истәлекләрдә авылда көчле янгын булуы турында сүзләр бар. Бу вакытта авылда 2 мәчет, 4 азык-төлек һәм 1сәнәгать товарлары (тукыма, сабын һ.б.) кибете эшләгән. Гозәиров Абдулла һәм Хәйбуллин Гайнулла белән Мәҗитов Мусаларның куна калучыларга вакытлыча төн чыгарга йорты белән, җил тегермәне булган. 1897 елда Каргалы волостенда иң зур авыл булып - Чаллы Башы (2391 кеше), икенче урында Шахмай авылы (2120) торган. Халыкка өяз шәһәре Чистайда урнашкан почта, телеграф, терлек табибы хезмәт күрсәткән. 1911 ел мәгълүматларыннан күренгәнчә, авылда азык-төлек кибете берничә булган. Авыл җирлегендәге кибетләрдә бик аз ассортименттагы товар гына сатылган: чәй, шикәр, конфет, прәннек, тоз, борыч, сабын, уксус һ.б. Россия империясе законнары буенча, ассортиментны арттыру кибетнең исемен алыштыруны һәм күбрәк салым түләүне таләп иткән. Гадәттә, кибет өйнең бер бүлмәсендә яки аерым складсыз бинада урнашкан.
Гражданнар
сугышы
ялкынында
(1918-1920)
1917 елның Октябрь революциясеннән соң башланган илдәге үзгәрешләр, Совет власте урнашу Шахмай авылында да бара. Авылда 440 хуҗалык, 3 мәчет була. 1918 нче елда Шахмай авыл советы сайлана, беренче рәис итеп Билалов Сәйфетдин күрсәтелә. Гражданнар сугышы елларында Кызыл Армия сафларына алынган берничә кешенең фамилиясе дә билгеле: Илалов Гайфулла, Нуретдинов Сибгат, Сабирҗанов Мирза, Гирфанов Вилдан, Ганиев Шаһвәли, Исхаков Әсәдулла, Баһаветдинов Гелметдин һ.б. Аклар һәм кызыллар арасында барган хакимият өчен сугыш нәтиҗәсендә безнең авыл кешеләре зур зыян күрә: гражданнар сугышы елларында берничә тапкыр безнең авыллар аша кораллы чех һәм мадъяр (венгр), аклар, шулай ук Кызыл Армия частьләре үтә. Шахмай тау башында кораллы бәрелешләр булуын өлкән буын кешеләре дә хәтерли. Һәр ике як та гади халыкка карата рәхимсез кылана. Бу дәһшәтле елларның корбаннары да шактый була: Шахмай авылының бердәнбер комсомолец егете Мифтахов Гелметдин Кызыл Ярда атып үтерелә, мадъярлар ут төрткәч, "Янгын!" -дип кычкырган Маннанов Хатыйп атыла, Хәнәфи малаен мылтыгын яшергән өчен атып үтерәләр. Авыл очындагы Хөсәенов Нуриның йортына ут төртеп, гаиләсе белән (4 кешене) яндырып үтерәләр. Бүгенге көндә мәдәният йорты каршында шушы авыр елларда шәһит киткән 8 кеше күмелгән каберлек бар. Икмәкне тартып алу өчен авылларга совет власте кораллы азык-төлек отрядлары җибәрә. 1919 елның гыйнварында азык-төлек разверсткасы (продразверстка) кертелә, аңа нигезләнеп, дәүләт крестьяннарның артык икмәкләрен (еш кына соңгы бөртегенә кадәр) корал ярдәмендә, бөтенләй бушка тартып ала башлый. Халыкның сабырлыгы бетә. 1919 нче елның кышында Уфа, Яңа Чишмә ягыннан, чаналарга төялеп, сәнәкләр, ау мылтыклары белән коралланган Совет властена каршы булган кешеләр авылга керәләр һәм коммунист, комсомолларны, укытучыларны эзәрлеклиләр. Аларга Гайнулла бай җитәкчелегендә Шахмай, Чертуш, Чаллы Башы авылы крестьяннары да ияртелә. "Власть алырга!"- дип, Чистайга таба юнәләләр. Каргалы авылына барып җиткәч, военком Балакин үтерелә, чуалышлар була. Ләкин, Казаннан җибәрелгән Кызыл Армия частьлары килеп җитеп, орудиедан сәнәклеләргә ата башлыйлар, халыкны килгән якларына кире куалар. Дошманнар яу кырыннан качкач, кан исеннән һаман тынычлана алмаган кызылармиячеләр (араларында мадъярлар күбрәк булган дип фараз итәләр хәзер) Чертуш авылына килеп керәләр. Аны-моны аңышмастан, беренче булып күзгә чалынган таза каралты-куралы йортка ут төртәләр дә, хуҗасын - Нуретдин Шәрәфетдиновны (P.S.: Шәрипов Әсхать абыйның әнисе ягыннан бабасы) кылыч белән чәнчеп үтерәләр. Ул корбан гына аз булып тоелгандыр күрәсең, теге интернациональ отряд, "совет властена каршы торучылар", "контрлар" дип, икенче көнне Чертушның тагын 36 ир-атын түбәнгә, елга ярына алып барып тезеп аталар (1-2 кеше исән калып, төнлә шуышып өйләренә кайта). Бу урында хәзер мәһабәт стелла тора. Калган баш күтәрүчеләрне кызылармиячеләр Яңа Чишмә ягына таба куып китеп, Уфага кадәр барып җитәләр һәм, март аенда җиңеп, кире Казанга әйләнеп кайталар. Большевикларның башбаштаклыгына каршы күтәрелгән крестьян восстаниесе рәхимсез рәвештә бастырыла. 1921 нче елда башланган ачлык та авылны урап үтми.
Күмәк хуҗалык (колхоз) оешу
тарихы (1929-1940 нчы еллар)
Шахмай авылында яшәүче Илалов Гайфулла бабай белән 1967 нче елда үткәрелгән әңгәмә вакытында күмәкләшү еллары турында түбәндәге истәлекләр язып алынып сакланган: "1928-29 нчы еллар. Бу елларда Зиннур Арысланов авыл советы рәисе, мин райисполком члены идем. Ул вакытта авылда 12 коммунист бар иде. Бакчачылык артеле төзелде. Бакчачылык артеленең төп теләге күмәкләшүгә күндерү иде. 1929 нчы елның ахырында колхоз оештыру башланды: комбинат төзелде, башлап 14 хуҗалык керде, рәис итеп Дәүләтшин Гата куелды. Эш мәҗбүри рәвештә алып барылды: атлар, сабаннар, орлыклар - барысы да җыелды. Каршы торучылар да күп булды. Исмәгыйлева Маһруй җитәкчелегендә хатын-кызлар җыйган милекне кире таратып йөрделәр. Менә шушы вакытта коммунистлар өчәү генә калдылар. Ә калганнары хатыннар яклы булдылар. Чәчү вакыты җитүгә, халык орлыкларын һәм башка әйберләрен кире алды. Үзләре киредән аерым хуҗалык булып яшәделәр. Без шушы колхозда 6 хуҗалык калдык". Җыелган терлекләргә ашатырга азык калмый. Күмәкләштерү уңышсызлыкка очрый. Нәтиҗәдә, колхозлар тарала. Волком председателе Миннегулов килеп, халык арасында аңлату эшләре алып бара, колхозга керү мәҗбүри түгеллеген әйтә. Колхозга яңадан 18 хуҗалык керә. Җир бүлгәндә 5 хуҗалык колхоздан кире чыга. Авыл халкы колхозчыларга җирне урман артыннан алырга куша. Колхозчылар җирне урман артыннан алсалар, файда булмаячагын аңлыйлар. Колхоз председателе Гирфанов Вилдан Каргалыга милиционер Әбелханов янына бара. Әбелханов килеп, халык белән әңгәмә үткәргәч, колхозчылар авыл яныннан (хәзерге ферма урынында) җир бүлеп алалар. Шулай итеп, кыенлыклар аша булса да, 1930 нчы елда Шахмай авылында "Ирек" исемле колхоз оеша, 1931 нче елда Устав кабул ителә. Колхозга керүчеләр саны 50 хуҗалыкка җитә. 1932-33 нче елларда колхозга керүдән баш тарткан таза хәлле хуҗалыкларны - Сабиров Гомәр, Фәтхетдинов Гыйләҗ, Рахматуллин Габдулла, Бакиров Ситдик, Төхфәтуллин Ярулла, староста Сабиров Миннебай, Исмәгыйлев Ризван, Исмәгыйлев Нәбиуллалар гаиләләрен кулак дип атаганнар, аларның күбесе авылдан Магнитогорск һәм Архангельск якларына сөреләләр...
Кулга алынулар әле моның белән генә төгәлләнми, 1933 һәм 1937 еллардагы репрессия дулкыны да авылга кагылып үтә: Ситдиков Зарип, Сәгыйтдинов Шәйхи, Гафиятуллин Гайфулла, Нәбиуллин Хәмзә, Бихмөхәммәтов Шәйхелислан, Әгъләметдинов Тәхаутдин, Нуруллин Гали, Гыйльфанов Вилдан, Нуретдинов Нигъмәт (Николай) кулга алынып, төрле срокларга төрмәгә җибәрелгәннәр, ә Гарифуллин Халик, 1937 нче елда кулга алынып, шул ук елда Чистай шәһәрендә үлем җәзасына хөкем ителә.
Әлфинә Хәбибуллина,
Шахмай урта мәктәбенең тарих укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев